“Урам концертлары” фестиваленең Гала-концерты көзен үткәреләчәк

1-DSC_1278Камышлы районы­ның Иске Ярмәк авылында барган “Урам концертлары” фестивале дәвам итә.

Исегезгә төшереп үтәбез, авылның Котылдык (Биш мунча), Тегермән, Котлы (Юкәле Тау) һәм Ачы дип аталган дүрт очында яшәүче үзешчәннәр тамашаларын март-апрель айларында күрсәттеләр. 7 майда Иске Ярмәк җирлеге составына кергән Яңа Ярмәк авылы халкы да искеярмәклеләргә концерт программасы тәкъдим итте (фотосурәтләрдә).

1-DSC_12781-DSC_1314 1-DSC_1348 1-DSC_1388 1-DSC_1395 1-DSC_1396 2-DSC_1284Шулай ук Иске Ярмәк җирлеге составына кергән Чулпан авылы һәвәскәрләре дә концерт программасы әзерли һәм аны тамашачыларга көзен, бакча эшләре тәмамлангач күрсәтәчәкләр. 

“Урам концертлары” фестиваленең иң уңышлы номерлары да ноябрьдә үткәреләчәк Гала-концертка тәкъдим ителәчәк. Нәкъ шунда җиңүчеләр дә билгеле булачак. Бу турыда Иске Ярмәк авылы Мәдәният йорты мөдире Наил Галимуллин сөйләде.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Ачы очы үзешчәннәренең тамашасы да зур аншлаг белән үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

* * *

Иске Ярмәкнең Котлы очы һәвәскәрләре дә шәп тамаша тәкъдим итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Иске Ярмәк — талантларга бай авыл (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Яңа Ярмәкнең Тугай очы артистлары тамашачыларны таң калдырдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Яңа Ярмәктә Бүләнтәй очы үзешчәннәре “Табигать кочагында” дип аталган тамаша күрсәтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Бүләнтәй очым

* * *

Бездә – шулай. Сездә ничек?

 

Просмотров: 1200

Комментирование запрещено