Иске Ярмәкнең Котлы очы һәвәскәрләре дә шәп тамаша тәкъдим итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_0450Иске Ярмәк авылының 280 еллыгына багышланган «Урам концертлары» фестиваленең чираттагы тамашалары үтте. Алар 14 һәм 16 апрельдә Котлы очы һәвәскәрләре тарафыннан куелдылар.

Якшәмбе көнне узган концерт, Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты җитәкчесе,  Котлы очында яшәүче Наил әфәнде Галимуллин әйтмешли, “приключенияләр” белән булды: кызганычка, нәкъ тамаша барган вакытта авылда бераз вакытка ут сүнеп торды.

- Бернинди куркыныч юк, концертыбызны дәвам итәбез. Элек ут булмаган, кич утырулар, аулак өйләр шәм яктысы астында гына үткән. Бу әби-бабаларыбызга рәхәтләнеп күңел ачарга комачауламаган. Без дә шулай утыраек әле бүген кич! Романтика гына бит бу! – дип алып баручы Әлфия Рифкат кызы Баһаутдинова тамашачыларны тынычландырып, бу уңайсызлыкның да уңай якларын эзләргә кереште.

Артистлар да аптырашта калмадылар, ут кабынганчы тамашачыларның кесә телефоннарындагы фонарьләре яктысы астында тамашаны дәвам иттеләр: балалар сәнгатьле итеп якташыбыз Халик Садри иҗат иткән шигырьләрне укыдылар, җырчылар баянга кушылып җырладылар, Әлфия ханым Баһаутдинова авыл тарихы белән таныштырып үтте. Боегып, күңелсезләнеп утыручы булмады, караңгы сәхнәдә артислар алмашынып кына тордылар. Ниһаять, шөкер, ут та кабынды…

Тамаша шәп булды. Ул моңлы җырларга, дәртле татар, башкорт, мари, чуваш, үзбәк, рус һәм башка биюләргә, кыска театраль күренешләргә бай итеп әзерләнгән иде. Моны фотосурәтләребез дә дәлилли.

1-DSC_02041-DSC_0212 1-DSC_0218 1-DSC_0221 1-DSC_0224 1-DSC_0226 1-DSC_0235 1-DSC_0241 1-DSC_0245 1-DSC_0248 1-DSC_0249 1-DSC_0253 1-DSC_0254 1-DSC_0256 1-DSC_0259 1-DSC_0264 1-DSC_0266 1-DSC_0270 1-DSC_0276 1-DSC_0281 1-DSC_0282 1-DSC_0284 1-DSC_0285 1-DSC_0286 1-DSC_0291 1-DSC_0301 1-DSC_0308 1-DSC_0314 1-DSC_0321 1-DSC_0323 1-DSC_0327 1-DSC_0331 1-DSC_0334 1-DSC_0336 1-DSC_0339 1-DSC_0342 1-DSC_0343 1-DSC_0344 1-DSC_0354 1-DSC_0358 1-DSC_0360 1-DSC_0364 1-DSC_0365 1-DSC_0368 1-DSC_0375 1-DSC_0385 1-DSC_0389 1-DSC_0398 1-DSC_0401 1-DSC_0406 1-DSC_0408 1-DSC_0412 1-DSC_0414 1-DSC_0419 1-DSC_0424 1-DSC_0425 1-DSC_0430 1-DSC_0434 1-DSC_0439 1-DSC_0447 1-DSC_0450 1-DSC_0451 1-DSC_0453 1-DSC_0455



Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА видеоязмалары.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

 


КОНТЕКСТ:

Иске Ярмәктәге «Урам концертлары» фестиваленең беренче концертын «Биш мунча» очы һәвәскәрләре күрсәтте

* * *

Иске Ярмәк — талантларга бай авыл (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Бездә – шулай. Сездә ничек?

 

Просмотров: 1622

Комментирование запрещено