Интертат: «Ике баласы әнисез калды» — Самара газетасы журналисты Алия Арсланова ковидтан вафат

POhyvZjNYikАлия Арсланова — Самара өлкәсенең Яңа Ярмәк авылы кызы. Аның игезәк сеңлесе — эпидемиолог, ә әниләре күп еллар фельдшер булып эшләгән. Ире — полиция майоры, мәктәптә укучы ике баласы — кызы Карина һәм улы Әмир калган. 

«Яңа ел алдыннан хастаханәгә ятты, бер атнадан реанимациягә эләкте» 

«Бердәмлек» газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева Алия Арсланованың үлеменә әле дә ышана алмауларын, аның бик яхшы белгеч булуын әйтте. «Ул үсмер чагында ук шигырьләр, әкиятләр язган. Рәхәт кешеләр була бит, менә Алия дә шундый рәхәт кеше иде. Рәфгать абый (Рәфгать Әһлиуллин ул вакытта «Бердәмлек» газетасының баш мөхәррире булган — авт.) түгәрәк йөзле, тулырак, бәләкәй буйлы, янып торган күзле Алияне беренче тапкыр күргәч тә: «Ой, нинди матур!» — дип исе киткән иде. Ул шундый «пышка» иде. Характеры да бик тыныч, иҗади җанлы иде. Ул, психология фәннәре белгече буларак, һәр кеше белән уртак тел таба белде. Рәфгать абый ялгышмады. Татар телен белгәч, язу сәләте булгач, Алия эшен әйбәт башкара иде.

Аны татар теле әдәбиятыннан минем әнием укытты. «Минем өч укучым «Бердәмлек“тә эшли», — дип әйтә иде ул. Рәфгать абыйның сеңлесе Зәйнәб апа, Алия һәм мин. Хәзер Зәйнәб апа да, Алия дә юк, мин берүзем генә калдым.

Бездә белгечләр күп түгел, ул бөтен темага да яза иде. Ул Данияр Сәйфиев журналына да язмалар әзерләде. Төннәрен шул журналга мәкаләләр яза иде, чөнки монда язып утырган өчен мин ачулана идем. Журналга да, сайтларга да язды, кайвакыт көнләшеп тә куя идем үзеннән. Алия йомшак кеше иде, баш тарта белмәде.

Бер-ике ел элек «Шатлык» балалар үсеш үзәге оештырган иде. Балалар халыклар дуслыгы йортына әниләре белән киләләр иде. Алия туганнары, балалар белән бергә кичәләр, уеннар уздырды, костюмнар булдырды. Бер ел маташты, тик акча бирүче булмады. Ата-аналардан күп акча җыеп булмый, бер ел ул эшне үз акчасына алып барды. Аннан соң ябарга туры килде. Кайнанасы да: «Үзеңнең балаларны карамыйча, кешенекен карыйсың», — дип ачулана башлаган. «Шатлык» ябылды, тик ул бик кирәк әйбер иде. Хәзер аның кирәклеген аңлыйлар, әлбәттә, тик үз вакытында Алиягә ярдәм күрсәтмәделәр.

Ул эш белән яшәде, балалар бакчасында берәр нинди бәйрәм булса, кул эшләре ясый иде. Бәйрәм ясый белде. Һәрвакыт тәмле әйберләр белән сыйлый иде.

Алия Яңа ел алдыннан хастаханәгә ятты, бер атнадан реанимациягә эләкте. Аңа исәнлек теләп, җәмәгать намазлары да уздырган идек. Ходайга Алия кебек кеше кирәк булып чыкты, безгә калдырмады. Аның китүе зур югалту безнең өчен. Редакциянең яме китте.

Балаларының әтиләре бар, тик майор кеше тәүлекләп эшли. Игезәк сеңлесе Лилия балаларны калдырмас. Ул бик чая, алар икесе ике төрле шул, Алия бик йомшак булды», — дип сөйләде Эльмира ханым.

Алия Арсланованың хезмәттәше Эльмира Сәйфуллина да аның күпкырлы журналист булуын әйтте:

«Алиягә узган ел апрельдә 40 яшь тулган иде. Арабыздан киткәненә әле дә ышана алмыйбыз. Алия үз эшенең остасы, барлык темага да яза, бөтен рубриканы алып бара иде. Гадел, искиткеч кеше булды. Бөтен Самара татарлары өчен зур югалту бу. Аны белмәгән кеше булмагандыр. Ул иртәгә, 13 февральдә, туган Яңа Ярмәк авылында җирләнәчәк», — диде хезмәттәше.

«Үз гаиләмнең бер әгъзасын югалткан кебек булдым»

Алия Арсланова «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы булган. Җәмгыять җитәкчесе Ильяс Шәкүров аның үзен кызганмыйча татар халкы өчен тырышуы турында сөйләде.

Күп еллар дәвамында ул безнең оешма әгъзасы иде. Без «Бердәмлек» газетасы белән яхшы мөнәсәбәттә. Алия ханым безнең барлык чараларда актив катнашты. Пандемиягә кадәр Шура җыелышларын оештыра идек, берсен дә калдырмады. 2019 елда Фәрхәт вафат булды, ә хәзер Алия ханым. Алар татар иҗтимагый хәрәкәтенең бриллиантлары иделәр. Кызганыч, югалтабыз да югалтабыз, ә яңа кешеләр килми.

Аның китүе Самара өлкәсе өчен дә зур югалту, әле аңлап та бетермәдек. Ике баласы, хәләл җефете калды, зур планнары бар иде. Декабрь аенда татар мәдәнияте көнен уздырган идек. Соңгы тапкыр шунда очраштык. Мин ул вакытка ковидтан терелеп кенә беткән идем.

«Алия, акыллым, ки инде маскаңны», — дидем. Киде, сакланды да кебек, тик кайдадыр эләктергән. 22 декабрьдән бирле хастаханәдә ятты. Җиңеләйгән кебек иде, терелүенә өметләндек, тик үпкәләре нык зыян күргән булган.

Ул тормышны бик яратты, ачык, игътибарлы, төпле, тырыш иде. Эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкарды, балаларны бик ярата иде. Әнисе дә авылда бик хөрмәтле кеше. Авырган вакытында халык та ярдәм итәргә тырышты аңа. Самара өлкәсендә тәҗрибәле татар журналистлары калмады диярлек. Үлем хәбәрен ишеткәч тә күздән яшьләр килде, үз гаиләмнең бер әгъзасын югалткан кебек булдым. Ахыргача өметне өзмәгән идек.

Яхшы, тугры кешеләрнең исән вакытта кадерен белмибез, рәхмәт әйтеп өлгермибез. Үзен кызганмыйча, балаларыннан аерылып эшләде. Андый кешеләр бик аз бит. Үз малын, вакытын кызганмыйча татар халкы өчен эшләгән Алиябезне югалттык, — ди ул.

70ddce7874c09b-V

Самар губернаторы Дмитрий Азаров Алия ханыма Рәхмәт хаты тапшыра.

veEFkDWf7qU

Самар шәһәр администрациясе вәкиле Дмитрий Долгановтан — Мактау грамотасы.

«Алиядән башка газетаны ничек эшләрбез…»

«Самара татарлары» журналы җитәкчесе Данияр Сәйфиев Алия ханымның татар дөньясына керткән өлеше турында әйтте.

Алиянең китүе башка сыймый. Бездә аерым штат юк, ул минем даими автор иде, профессиональ журналист булды. «Бердәмлек» газетасында эшләп, безнең белән хезмәттәшлек итте. Һәрвакыт елмаеп торды. Профессиональ журналист булудан кала, ул актив тормыш рәвеше алып барды. Татар мәдәниятен, телне, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен күп көч куйды. Бездә татар журналистларына зур кытлык, аларны бармак белән санап була. Алиянең үлеме — Самара өлкәсенең татар журналистикасы өчен зур югалту.

Теләсә кайсы вакытта шалтыратып бирем бирсәң, аның үз вакытында, югары дәрәҗәдә эшләячәгенә шик булмый иде. Аннан башка без газетаны ничек эшләрбез, бик авыр булачак… — дип сөйләде ул.

Алия Арсланованың туганнары, якыннары, хезмәттәшләренең зур кайгысын уртаклашабыз.

intertat.tatar


КОНТЕКСТ:

Сизгер җанлы кеше иде ул

* * *

Безвременно скончалась наша коллега Алия Наиловна Арсланова… / Хезмәттәшебез Алия Наил кызы Арсланова вакытсыз вафат…

Просмотров: 2696

7 комментариев

  1. Ачык,кин кунелле, тормышка шатланып яши иден ,Алия…. Житешмэгэн жирен юк иде… Синен безнен арада юк икэнлегенэ ышанасы да килми… Авыр туфрагын жинел, Урынын жэннэттэ булсын… Ходаем ,якыннарына сабырлык бирче
    Золфия Хисаметдинова.

  2. Урыны ожмах туренде булсын!тыныч йокла Алия !семьясына сабырлык!

  3. Гульгена Шакирова (Хуснутдинова) в пишет:

    Алиябезнен урыны ожмахта булсын, авыр туфрагы жинел булсын, Амин

  4. Авыр туфрагы жинел булсын. Урыны жэннэттэ булсын. Туганнарына, якыннарына Аллах Субхана ва Тэгалэ сабырлык бирсен

  5. Алия тыныч йокла, бик ярдәмчел кеше идең. Соңгы күрешүебез 5.12.2020 «Заряда» Халыклар дуслыгы көнендә булды

  6. Кемгә нинди генә хәсрәт килсә дә, авыл халкы аны үзенеке кебек кабул итә. Бу көннәрдә Яңа Ярмәгебез елый… Камышлы районыбыз да елый… Өлкәбездә яшәүче татарлар да кайгыра.
    Бүген сине, авылдашым-күршем-хезмәттәшем, соңгы юлга озатабыз…
    Вакыт барысын да дәвалый, диләр. Тик бала хәсрәте турында түгелдер бу сүзләр. Ана йөрәгендәге мондый яра – гомерлек яра… Зөлфия апабызга күркәм сабырлык телим…
    Балаларына, игезәк сеңелесенә, туганнарына ничек түзәргә бу хәсрәткә?! Тирән кайгыгызны уртаклашам…
    Урының җәннәт түрләрендә булсын, авылдашым-күршем-хезмәттәшем! Би-и-ик ярдәмчел булдың… Рәхмәт сиңа барсы өчен дә!
    Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

    • Ачык,кин кунелле, тормышка шатланып яши иден ,Алия…. Житешмэгэн жирен юк иде… Синен безнен арада юк икэнлегенэ ышанасы да килми… Авыр туфрагын жинел, Урынын жэннэттэ булсын… Ходаем ,якыннарына сабырлык бирче