Күпме калды әйтелмәгән сүзләр…

MnpVetfBgt0Кызым Алия Арслановага багышлыйм… Рухына дога булып ирешсен.

Ышанмыйм мин балам киткәненә
Мәңгелеккә, безне калдырып…
Бәлки, яман төшләр генә йөри
Безнең араларда адашып?

Син яшәргә тиеш идең,
Бигрәк изге булды күңелең.
Дөнья матурлыгын күрә белеп,
Юк-бар нәрсәгә дә сөендең.

Югалтасым килмәде бит сине,
Аңла, балам,  җаным, син мине.
Авыр чирләр сине алып китәр, дип
Башыма да минем килмәде.

Күпме калды әйтелмәгән сүзләр,
Алда булыр әле көннәр, дип…
Кем уйлаган шулай аяз көндә
Каты яшен сугып китәр дип.

Төшләремә керәсең дә бит,
Бик тиз югаласың нигәдер.
Матур карлар яуганда да
Кагылып аласың да, эреп бетәсең.

Яшел келәм булып алдыңа ятсам да,
Аңлыйм, кайта алмавыңны беләмен.
Тик йөрәк бит ышанмый ул,
Гомерем буе сине көтәрмен.

Гафу ит син мине, Алия балам,
Кирәк чакта булыша алмадым.
Авыр сырхау белән чирләгәндә
Яннарыңда була алмадым.

Әллә ничек китте дөньялары:
Каян чыкты «кызыл зоналар»?
Йөрәктәге якын сүзләрне дә
Әйтә алмыйсың соңгы минутта…

Кышкы салкын көннәрдә син
Киттең мәнгелеккә, безне калдырып.
Ләкин йөрәкләрдә калырсың син
Якты жылы кояш нурлары булып.

Әниең Зөлфия Шамил кызы ШИҺАПОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

Алия Арсланова бәете

* * *

Алиябезнең юклыгына әле дә күңелебез ышанмый…

* * *

Семья Алии Арслановой выражает благодарность всем, кто разделил с ними горечь утраты / Рәхмәт хаты

* * *

Интертат: «Ике баласы әнисез калды» — Самара газетасы журналисты Алия Арсланова ковидтан вафат

* * *

Сизгер җанлы кеше иде ул

* * *

Безвременно скончалась наша коллега Алия Наиловна Арсланова… / Хезмәттәшебез Алия Наил кызы Арсланова вакытсыз вафат…

* * *

Үз һөнәренә гашыйк табибә

* * *

Бөтен авыл халкы аңа мең рәхмәтләрен җиткерә!

Просмотров: 1886

Один комментарий

  1. Урыннары жэннэттэ булсын без сине бик сагынабыз!!!