Үз һөнәренә гашыйк табибә

Лилия Шарафутдинова

Лилия Шәрәфетдинова.

Бүген илебездә коронавирус йогышы эпидемиясенә каршы көрәш бара. Шул сәбәпле ашыгыч ярдәм, поликлиникалар, хастаханәләр хезмәткәрләре киеренке режимда эшлиләр. Өлкә гигиена һәм эпидемиология үзәгендә табиб-эпидемиолог вазифаларын башкаручы Лилия Шәрәфетдинова да  март аеннан алып көне-төне эштә.

- Безнең лабораториягә  бөтен өлкәдән короновируска шик булган авыруларның анализларын китерәләр. Диагноз раслана икән, мин бу авыру, гаиләсе һәм аның белән элемтәдә булган кешеләр турында мәгълүмат туплыйм. Лабораторантлар өлгермәгән чакта без, табиблар, язулар тутырырга ярдәм итәбез, — дип сөйли Лилия Наил кызы.

…Ул тумышы белән Камышлы районының Яңа Ярмәк авылыннан.  Әнисе Зөлфия Шиһапова — фельдшер-акушер пункты мөдире, 40 ел авылдашлары сәламәтлеге сагында тора.

Лилия дә кечкенәдән медицинага гашыйк. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Самар медицина университетна укырга керергә теләге бик зур булса да, әз генә балл җитеп бетмәү сәбәпле, бу балачак хыялын чынга ашыра алмый. Тик кыз аңардан баш тартмый, кечкенә адымнар белән үз максатына бара.

Иң элек Лилия Самар Тимер юл медицина училищесының медицина-профилактика факультетына укырга керә. Ә төннәрен М.И. Калинин (бүген В.Д.Середавин) исемендәге өлкә хастаханәсендә санитар булып эшли.

Өченче курста укыганда булачак табибә кияүгә чыга. Ире Мөдәррис белән баштан кызлары Азалиягә тормыш бүләк итәләр. Ә бер елдан инде уллары Дамир туа. Лилия укырга да, эшләргә дә, йорт хуҗалыгын алып барырга да өлгерә. “Мөдәррис вахта ысулы белән Себердә эшли. Өйдә чакта балалар белән ул утырды. Ә әтиебез эштә чакта әнием ярдәм итә иде. Аңа зур рәхмәт!” – дип искә ала Лилия Шәрәфетдинова.

Кулына диплом  алганнан соң яшь белгеч шәһәрнең Совет районы санитар-эпидемиологик хезмәте үзәгенә табиб ярдәмчесе булып эшкә урнаша.

Биредә мин практик  белемемне ныгыттым. Туплаган тәҗрибәм киләчәк эшчәнлегемдә дә нык ярдәм итте, — дип сөйли Лилия Наил кызы.

Ике елдан  өлкә гигиена һәм эпидемиология үзәгендә эш тәкъдим иткәч Лилия, бер дә икеләнмичә, ризалаша. Ә бер елдан күптәнге хыялын чынга ашырып, медицина университетына укырга керә. Ул паразитолог һәм табиб-дезинфектолог  һөнәрләрен дә үзләштерә. Бүген инде үзе дә Самар дәүләт медицина университетында “Медицина-профилактика эше” дисциплинасы буенча белем бирә.

Эпидемиологның төп вазифаларын санап бетергесез: өлкәдә санитар-эпидемилогик режимны сакларга, халыкның иминлеген тәэмин итәргә, аңлату эшләрен, прививка кампаниясен алып барырга кирәк.  Лилия Наил кызы балалар бакчаларын тикшерә, туберкулез учагына чыгарга да туры килә.

Өлкәбездә коронавирус пандемиясе башлангач эпидемиологларның эшләре тагын да арта. Беренче вакытта регионда бу авыруны ачыклау мөмкинлеге булмый. Өлкә гигиена һәм эпидемиология үзәге табиблары, шул очрактан Лилия Шәрәфетдинова, көн аралаш диярлек үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, вируска  шикләре булган пациентларның биоматериалларын Новосибирск һәм Мәскәү вирусология үзәкләренә илтә торган булганнар.

Әлбәттә, аэропортта һәм очкычта COVID 19 вирусы белән зарарлану ихтималы бик зур. Тик беребез дә: “Бармыйбыз!” – дип әйтмәдек,  чөнки бу – безнең эшебез, һәм без аны җиренә җиткереп башкарырга тиешбез. Аллаһыга шөкер, Самарга кирәкле җиһазлар сатып алынды, хәзер бөтен анализларны үзебездә ясыйлар.

Шулай да эш күп, өйгә кичке тугыз-ун  сәгатьтә генә кайтабыз. Быел җәен отпуск алып булырмы-юкмы, белмим, — дип уфтана Лилия Наил кызы.

Аның өчен иң авыры – гаиләсенә вакыты калмау.  Моннан җиде ел  элек Мөдәррис белән Лилиянең Камилла исемле кызлары туган. Ул аеруча әнисенең күбрәк өйдә булуын тели.  Ә Азалия  белән Дамир инде зурлар. Беренчесе Самарның 90 санлы гомум­белем бирү һәм 4 санлы сәнгать мәктәпләрен бишле билгеләренә генә тәмамлап, Казанның мәдәният инс­ти­тутына укырга кергән. Бүген Азалия “Сурәтләү сәнгате культурасы” (“Художественная культура изо­бразительных искусств”) фа­культетының 3нче курсында бе­лем ала. Ә Дамир Самар аэрокосмик университетының беренче курсын тәмамлаган. Алар әниләренең хезмәтен бик яхшы аңлыйлар һәм кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар.  Өйдә чагында Мөдәррис тә хатыны эштән кайтуга тәмле ашлар пешереп куя, балаларны тәрбияләүне үз өстенә ала.

Әлеге пандемия барыбыз өчен дә зур сынау булды. Шулай да төшенкелеккә бирелмик!” — дип елмая Лилия Наил кызы. Ул үзе дә тиздән коронавирус пан­демиясе чигенер, элеккеге яшәү рәвешенә әйләнеп кайтырбыз, дип өметләнә.

1Лилия улы Дамир, кызлары Азалия ёщм Камилла белэн

Лилия улы Дамир, кызлары Азалия һәм Камилла белән.

1Шарафутдиновлар гаилэсе

Шәрәфетдиновлар гаиләсе.

1

Дамирның чыгарылыш кичәсендә.

1Кызы Азалия

Кызы Азалия.

Дамир хоккей белэн шогыльлэнэ

Дамир хоккей белән шөгыльләнә.

1Тепчеккэе Камилла

Төпчекләре Камилла.

Алия АРСЛАНОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (27), 2020 ел.

Просмотров: 1242

Комментирование запрещено