Алиябезнең юклыгына әле дә күңелебез ышанмый…

i (1)

Зөлфия Шамил кызы ШИҺАПОВА кызлары Лилия һәм Алия белән.

«Бердәмлек» Самар өлкә татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе,  өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе,   «Самар татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы Алия Наил кызы АРСЛАНОВАга багышлап…

Яңа Ярмәк авылының  Яңа (Новая) дип аталган урамында урнашкан йортта әллә-никтә  ялгыз хатын яши дип уйламассың. Капка төбе ялт иттереп кардан чистартылган, ә өйгә керсәң — кояш нуры тулган тәрәзә төпләрендә гөлләр чәчәккә бөреләнгән. Бүлмә гөлләрен дә, йортындагы чәчәкләрне дә назлап үстерә ул, безнең Зөлфиябез.

- Кызлар кебек назлы бит алар. Мин ике кыз үстергәч, беләм инде, - дип моңсулана хуҗабикә.

Зөлфиянең тормыш юллары турында язган идек инде. Бер ялгызы үстерде ул игезәк кызларын, Ходай ярдәмен биргән бит. Көнен-төнгә ялгап эшкә йөгерде, ул — безнең фельдшерыбыз. Балаларны укытырга, киендерергә, акыллы булып үссеннәр өчен күпме көч түгәргә кирәк. Бер дә сукранмады Зөлфия. Кызлар шау-гөр килеп үстеләр, мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамладылар. Алия дә, Лилия дә зур уку йортларына укырга кереп, белем алдылар.

i

Бер ялгызы үстерде ул игезәк кызларын, Ходай ярдәмен биргән бит.

Туйларын да гөрләтеп үткәрде Зөлфия ханым. Кызлар сөйгән егетләре белән кавыштылар. Алия әнисенә ике онык, Лилия өчне бүләк итте. Сабыйлар тугач, дөнья бөтенләй ямьләнде, билгеле.

Кызлар гаиләләре белән Самар шәһәрендә яшәделәр. Алия татар журналисты булып эшләде, Лилия — эпидемиолог. Тормышлары җитүле: квартиралары, машиналары — һәммәсе дә бар.

Җәйге каникулларда кызлар гаиләләре белән әниләренә кайтып булышалар, рәхәтләнеп ял да итәләр иде. Безнең авыл тыныч бит. Сок елгасы гына ни тора! Чум да чык — рәхәт, күнелле. Саф һавадан ләззәт алып, тәннәрең рәхәтләнеп китә. Су буеннан кайтасы да килми.

Шулай матур гына тормыш дәвам итте… 2020 елны Зөлфия ханыма 60 яшь тулды. Балалар, оныклар — барысы да кайтып, бик  зур табыннар әзерләп, әниләрен хөрмәт итеп, куандырып, юбилеен үткәрделәр.

2020 елның март аенда каяндыр килеп чыкты бит бу коронавирус дигән яман чир. Иң элек Зөлфиябезнең кызы Лилия авырады. Аллаһы шифасын бирде, шөкер. 

Озак та үтми, Алия дә чирләде. Авыруны тиз генә җиңәрмен димә инде син. Алияне хастаханәгә салдылар. Анда да әллә-ни дәва ала алмады шул ул, кызганычка, вакытсыз вафат булды.

Әй, язмыш җилләре! Ни генә күрсәтми адәм балаларына… Шулай гөрләп торган тормышның чәчәге, ике баласын ятим калдырып, китеп барды…

Шаулап-гөрләп, менә дигән яшәп яткан бу  гаиләгә кайгы көтмәгәндә килде шул. Шулай инде, кайгы көтмәгәндә килә, үлем үкенечле була, диләр. Дөрес икән…

Авылыбыз өчен бу көннәр бигрәк кайгылы булды. Бөтен халык «ах» итте. Күңелебез әле дә ышанмый. Ничек инде шундый акыллы, уңган-булган, тыйнак, талантлы, сабыр кыз кичә бар иде, бүген инде юк булсын?!.

Алияне 13 февральдә соңгы юлга озаттык. Аның белән хушлашырга хезмәттәшләре дә, сыйныфташлары да, дуслары да, туганнары да, барлык авылдашлары да агылды да, агылды… Алиянең соңгы туе үтте.

Алия сеңелем! Мәңгелек йортың тыныч, якты, рухың шат, урының оҗмахта булсын. Авыр туфракларыңны җиңел ит, Ходаем.

Ә Зөлфия ханыма сабырлык, сабырлык бир, бер Аллаһым. Бу кайгыны язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел шул. Балаларың, оныкларың хакына Ходай Тәгалә сиңа ныклы исәнлек бирсен, Зөлфия. Әле бит алда оныкларыңны үстерергә булышасы, аларны башлы-күзле итәсе бар.

Барыгыз да исән-сау булыгыз, борчу-хәсрәтләрсез яшәгез.

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

Семья Алии Арслановой выражает благодарность всем, кто разделил с ними горечь утраты / Рәхмәт хаты

* * *

Интертат: «Ике баласы әнисез калды» — Самара газетасы журналисты Алия Арсланова ковидтан вафат

* * *

Сизгер җанлы кеше иде ул

* * *

Безвременно скончалась наша коллега Алия Наиловна Арсланова… / Хезмәттәшебез Алия Наил кызы Арсланова вакытсыз вафат…

* * *

Үз һөнәренә гашыйк табибә

* * *

Бөтен авыл халкы аңа мең рәхмәтләрен җиткерә!

 

 

Просмотров: 1608

Комментирование запрещено