Алия Арсланова бәете

POhyvZjNYik

Матур шимбә көнендә
Керәм инде гүрләргә,
Якыннарым, җыелгансыз,
Елап мине җирләргә.

Сизеп ятам барыгызны,
Күзегезгә яшь тулган,
Лилиянең күп елаудан
Йөзе бөтенләй сулган.

Үземнең дә җаным елый,
Килми гүргә керәсе.
Тик күрәчәк дигән нәрсә
Бар икән шул, күрәсең.

Бик тә әрним, кызым-улым,
Сезне калдырып китәм…
Миннән ишетмәссез инде:
«Бәбкәм», — сүзен сез бүтән.

Әтиегез сезнең өчен
Булыр әни дә инде.
Әх, нигә соң безнең учак
Янып торганда сүнде?..

Яшәргә дә өлгермәдем,
Гомерем кыска булды.
Син, әнием, бик елама,
Саклый күр син үзеңне.
Минем ике җимешемне
Ташлый күрмәгез инде…

Мәчетләргә кергән чакта
Бер үк хәер бирегез,
Китәм инде мәңгелеккә,
Бәхил булып калыгыз.

Сәрия  ӘБДЕРӘХИМОВА (ГАФИЯТУЛЛИНА).

Чулпан бистәсе, Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

Алиябезнең юклыгына әле дә күңелебез ышанмый…

* * *

Семья Алии Арслановой выражает благодарность всем, кто разделил с ними горечь утраты / Рәхмәт хаты

* * *

Интертат: «Ике баласы әнисез калды» — Самара газетасы журналисты Алия Арсланова ковидтан вафат

* * *

Сизгер җанлы кеше иде ул

* * *

Безвременно скончалась наша коллега Алия Наиловна Арсланова… / Хезмәттәшебез Алия Наил кызы Арсланова вакытсыз вафат…

* * *

Үз һөнәренә гашыйк табибә

* * *

Бөтен авыл халкы аңа мең рәхмәтләрен җиткерә!

 

 

Просмотров: 2603

Один комментарий

  1. Алиябезнен урыннары жаннэттэ булсын карангы гурлэре якты булсын бигрэк эйбэт кеше иде анын кебек кешелэр бик сирэк.