Мулла авылда хөрмәтле кеше

РинатБезнең Камышлы районында 13 мәчет бар, кем белә еллар үтү белән тагы мәчет — мәдрәсәләр төзелер әле. Шунысы да куанычлы, Аллаһының рәхмәте белән Камышлы районы авылларында биш яшь имам эшли. Ни дисәң дә яшьләрнең энергиясе дә, исәнлеге дә ныграк, белемнәрен үстерергә дә мөмкинчелекләр зур. Гомер буе авыр эшләрдә эшләгән, хәзер дин юлында хезмәт иткән олы яшьтәге имамнар исеменә тап төшерү түгел бу, киресенчә алар алып барган дин юнәлешләрен дәвам итүчеләр булуы куанычы гына. Димәк, киләчәктә олы имамнарыбызны алыштырырлык дин әһелләре үсеп килә. Олы мәчет картларының үз гыйлемнәрен, безнең төбәктә үтәлеп килгән гореф-гадәтләрне яшьләргә өйрәтеп калдыру да саваплы гамәл дип уйлыйм. Бүгенге язмамда Балыклы авылының яшь имамы Ринат Рәшит улы Халимов белән таныштырып үтәсем килә.

- Ринат хәзрәт, менә сез бер дә белмәгән, күрмәгән авылга килеп төштегез. Бу очраклы гына түгелдер?

-Әлбәттә, очраклы түгел. Ураза аенда Балыклы авылында Тәравих намазлары уздырырга соралдылар. Аллаһының әмере шулай булгандыр, әкрен генә бу җаваплы эшкә керештем. Ураза ае тәмамлангач авылда калырга тәкъдим ясадылар. Ничек бу саваплы эшкә алынмыйсың инде.

- Авыл халкы белән танышу ничек бара? Тормыш булгач, кайбер төбәкләрдә авылга килгән яшь мулланы өнәп бетермәгән очраклар да булгалый. Бер кеше дә бар яктан камил булып бетми бит.

- Әйбәт кенә. Мәчет картлары, авылның хөрмәтле кешеләре миңа һәрвакыт ярдәмгә килеп тора. Аллаһының рәхмәте булсын аларга. Без дини белем алганда уку йортларында баштан ук: “Шәкертләр, сез мәдрәсәдә укыйсыз, гыйлемнәр аласыз. Киләчәк вакыт, сез барып авылдамы, бүтән җирдәме шушы алган гыйлемнәрне башкаларга тапшырырга тиеш буласыз!” — дигән аңлату алып барылды. Ә авыл җирендә гыйлем генә өйрәтелергә тиеш түгел, халыкның хөрмәтен дә яуларга кирәк. Әлбәттә бу хөрмәт кылган эшләрең, үз-үзеңне тотышың белән яуланыла дип уйлыйм.

- Шулай да, Ринат хәзрәт, авыл җирендә Сезне борчыган иң зур мәсьәлә нәрсә?

- Хәзер динне юкка чыгарып бетергәннән соң, яңадан дингә кайту бара. Авылларда шешәгә ябышканнарны еш очратабыз. Куркыту яки башка нәрсәләр белән халыкны аракыдан, гөнаһлардан коткарып булмый. Бары тик күркәм вәгазьнәсыйхәт кенә туры юлга күндерә. Иң мөһиме – авылда мулла һәм авыл хакимияте кулга- кул тотынышып эшләргә кирәк. Күп авылларда шулай эшлиләр дә. Ниндидер өмә булсынмы, зиратны чистарту дисеңме, хәтта дини бәйрәмнәрне дә авыл халкы, хакимият белән бергәләп оештыралар. Бу яктан Балыклы авылы халкы да бик бердәм.

- Ринат хәзрәт, Аллаһыга шөкер, мәчетләр бар, тик утка, газга, җылыга түләү мәсьәләсе күпләрнең теңкәсенә тигән проблема булып кала бирә.

-Балыклы мәчетенең җылыту торбаларын алыштырырга кирәк. Бу мәсьәлә буенча эшләр алып барабыз. Зарлануда файда юк, барысы да үз вакыты белән җайга салыныр дип өметләнәбез.

- Имам, кеше буларак та һәрьяктан камиллеккә омтылучы, киң белемле шәхес булырга тиеш. Ягъни, имам ул — мулла, мәчеттә укып утыручы гына дигән фикерләү дөрес түгел. Бу хакта сез ничек уйлыйсыз?

- Әйе, мулла балалар белән дә, ир- атлар, хатын-кызлар, авыл хакимияте белән дә уртак тел табарга тиеш, белемен дә ныгытып алырга вакыт кирәк. Мәчет каршында дини белем алу буенча әби-апалар очрашуга йөри. Балаларны да укытуны максат итеп куйдык.

Бездә, татар халкында, шактый гореф-гадәтләребез динебездән алынган. Шуңа да, гореф-гадәтләребезне саклыйбыз. Әти-әниебезне хөрмәт итү, кечкенәләрне рәнҗетмәү, туган телебездә сөйләшү, никах, бәби туйлары, исем куштыру йолалары – барысы да кадерле гореф- гадәтләребез. Дин, гореф-гадәт — тәрбия бирү алымы бит ул. Борынгыдан килгән гореф-гадәтләребез аша яшь буынга тәрбия бирергә тырышабыз. Иншә Алла, ният ярты гамәл диләр, максатларыбыз изгедә.

- Ринат хәзрәт, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Киләчәктә сезгә исәнлек-саулык, җаваплы эшегездә сабырлык телисем килә. Аллаһы Тәгалә үзегезгә тиң яр белән кавышырга насыйп итсен.

 

Фәния КӘРИМОВА.

 Автор фотосы.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1845

Комментирование запрещено