“Аулак өй”дә ниләр бар?

Аулак эйКошки районының Яңа Җү­рәй авылы кешеләре бик күңелле яшиләр. Биредәге  Мә­дәният йортында төрледән-төр­ле матур чаралар, бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Менә мә­дәният хезмәткәрләренә ба­гыш­лап үткәрелгән “Аулак өй” бәйрәменә шушы өлкәдә хез­мәт итүчеләр һәм авыл халкы җыелган иде.

- Чараны Румил Насыйров белән Азалина Туктарова ачып җибәрделәр, - дип сөйләде китапханәче Лилия Имаметдинова. — Сәх­нәдә — татар өе. Ул әбиләр сан­дыгыннан чыккан әйберләр белән бизәлгән. Бүлмә дива­рына чигешләр эленгән, тә­рәзә кашагаларында — татар сөлгеләре, идәндә — суккан па­лас, почмакта — шакмаклы тастымаллар… Болар барысы да әби-бабаларыбыз үткән тор­мыш бизәкләре.

Тезелешеп утырган кыз­лар — Алинә Гатина, Румия Туктарова, Әлсинә һәм Ли­лия  Имаметдиновалар, Ру­зилә Ид­рисова һәм Руфинә На­сыйровалар җырлый-җырлый кул эшләре эшләп утыралар.  Алар җырлаган  матур бо­рынгы көйләрен “ишеткән” өлкән яшьләрдәге Вәсилә Хисамова,  Гөлсирә Туктарова һәм Халидә Гайнетдиновалар килеп керделәр. Өй, ягъни сәхнә, шатлыклы шау-гөр белән тулды. Апалар кызларга яшь чакларында уйнаган йө­зек салу, тукмак әйләндерү уен­нарын, яратып җырлаган җырларын, мөнәҗәтләр өйрәт­теләр. Авылыбызның иң оста гармунчысы Азат Туктаров (каян килеп чыккан диген?) зур осталык белән башкарган көйләр тамашачы күңелен яулады. Аның уйнавына ку­шылып Руфинә Насыйрова, Әлсинә Имаметдинова җыр­­ладылар. Ә Алинә Гатина, Румия Туктарова, Әл­синә Имаметдиновалар хал­кы­быз­ның милли биюләрен сип­терделәр. Кичә “Дуслык” биюе белән тәмамланды.

Бу матур кичә татар хал­кының милли гореф-га­дәт­ләрен, йолаларын яшь буынга җиткерде, яшьләребезгә та­тар халык әдәбен өйрәтеп, олыларны олы итәргә, кече­ләрне кече итә белергә өйрәтте.

Аулак өйне оештыручылар укалап чигелгән түбәтәйләрне, милли бизәкле алъяпкычларны, татар киемнәрен күрсәттеләр, гармун тарихына сәяхәт иттеләр. Аулак өй сый-нигъ­мәт­ләрдән сыгылып торган аш-су өстәлләре янында тә­мамланды, - дип сүзен тәмамлады Лилия ханым Имаметдинова.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1555

Комментирование запрещено