Миңа бер төркем хәрби ветераннар белән Самараның Идел буе бистәсендәге 43 санлы мәктәп музеенда булырга насыйп булды. Безгә аның бик тә эчтәлекле композицияләре белән экскурсовод Валентина Федоровна Косенкова таныштырды, Самарада оештырылган 58нче Кызыл Байраклы Прага исемендәге гвардия дивизиясе сугышчыларының Бөек Ватан сугышы елларында үткән көрәш юллары турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Мәгълүм булганча, бу дивизиянең 31 хәрби хезмәткәре Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Музейны оештыруда Идел буе бистәсендә яшәүче сугыш ветераны полковник Баязит Мәҗит улы КАЗАКОВ күп көч куйган. Ул хәзер дә, өлкән яшьтә булуына карамастан, музейның эше белән гел кызыксынып, үзенең киңәшләре белән аңа ярдәм итеп тора икән.
Менә без Баязит Мәҗит улы белән аның фатирында әңгәмә корып, сөйләшеп, гәпләшеп утырабыз.
- Баязит ага, үзегез белән кыскача таныштырып китсәгез иде. Сез кайсы яклардан, кайчан тугансыз, нинди гаиләдән чыккансыз?
- Бу турыда кыска гына итеп сөйләү мөмкин түгелдер. Бигрәк тә туган якларым турында. Туган ягым – Томск өлкәсендәге Тахтамыш авылы. Ул искитәрлек бер матур урында урнашкан. Бер ягында — зур калын урман, икенче ягында — киң иген басулары. Авыл буйлап Авда елгасы агып ята. Авылда элек-электән эшчән, тырыш халык яшәгән.
Мин шушы борынгы гаскәриләр — Тахтамышлар нәселе яшәгән авылда 1925 елның 8 апрелендә ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Яшь чагымнан ук әти-әни белән колхозда эшләп үстем. Печән чабу, көз көне бәрәңге алу, кышкылыкка утын әзерләү — боларның барысы да минем яраткан эшләрем иде. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, мин Томскиның педагогия училищесына укырга кердем.
- Сез Бөек Ватан сугышында да катнашкансыз? Бу турыда нәрсә әйтер идегез?
- Мин башта Томск пехота училищесында укыдым, ә инде аннан фронтка киттем. Һәм сугыш юлымны мин взвод командиры урынбасары булып башладым. Беренче Украина фронты сафларында сугышып, дошманнарны тар-мар иткәннән соң, Бөек Җиңү көнен лейтенант, пулемет взводы командиры дәрәҗәсендә каршы алдым. Анда күргәннәремнең барысын да сөйли башласаң, сөйләп бетерерлек түгел. Безнең 38нче дивизиянең сугыш юлларын шушы 43 санлы мәктәп музее экспонатларыннан карап белергә мөмкин. Аның үткән юлы — чын батырлар юлы, дияр идем. Безнең дивизиянең 31 солдаты һәм офицеры Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Мондый батырларга бай дивизияләр башкача юктыр да, мөгаен.
- Бөек Ватан сугышыннан соң сезне язмыш нинди юлдан алып китте?
- Мин сугыш тәмамлангач, армия сафында калдым. 5 ел Германиядә хезмәт итеп, аннан туган илгә кайтканнан соң, хезмәтемне Көнчыгыш Себер, Байкал аръягы, Идел буе һәм Көньяк хәрби округларында дәвам иттем. Шушы елларда М. В. Фрунзе исемендәге Генераль штаб академиясен дә тәмамладым.
Үземнең тормышым белән мин горурланам, чөнки миңа төрле милләт кешеләре белән очрашырга туры килде. Аларның тырышлыгы, тарихы, традицияләре, йолалары миңа бик тә таныш һәм якын.
1982 елда армиядә 40 ел хезмәт иткәч, лаеклы ялга чыктым һәм яшәргә Самара шәһәрендә калдым.
- Баязит ага, мәктәпкә килгән ветераннардан сезнең Әфганстанда да булуыгыз турында ишеттем бит әле. Мөмкин булса, моңа да тукталып китсәгез иде.
- Идел буе хәрби округында хезмәт иткәндә, 1980 елның июлендә мине Әфганстанга командировкага җибәрделәр. Мин андагы оператив штабка өлкән офицер булып бардым. Безнең беренче бурычыбыз Саланг туннелен Әхмәтшах гаскәрләреннән азат итү иде. Бу җиңел эш түгел. Җирле халыктан торган Әхмәтшах гаскәрләре кайда, ничек йөрергә, качарга бик яхшы беләләр иде. Ә Саланг туннеленең буе 3,4 километрга сузылган. Советлардан Әфганга үтәргә мөмкин булган бердәнбер юлның иң беренче туннелен дошманнан азат итү планын төзедек һәм бу операциябез бик уңышлы үтте.
- Бүләкләрегез турында да сорашмыйча булмас дип уйлыйм.
- Дөрес, һәр хәрбинең күкрәгендәге орден-медальләре аның хезмәт юлы тарихы турында яхшы сөйлиләр. Мин, документта язылганча, “За особые заслуги перед Отечеством” билгесенә лаек булдым. Ике Кызыл Байрак, “За службу России”, “Польза, честь и слава” орденнарым, “Воину – интернационалисту от благодарного афганского народа”, “Маршал Советского Союза Жуков”, “Ветеран труда Вооруженных Сил СССР”, “За Победу над Германией” һәм 8 юбилей медальләрем бар. Ә бу һәр бүләкнең – орден-медальләрнең үз тарихы.
- Сезгә илебезнең бөтен почмакларында да, диярлек, хезмәт итәргә туры килгән. Гаиләгезне ничек кордыгыз, бу яктан проблемалар да булгандыр инде?
- Анысы дөрес, хәрби хезмәт иткәндә проблемасы булмаган кеше юктыр ул. Әйтик, сине икенче гарнизонга хезмәткә күчерәләр. Анда килүгә син командирыңны үзең белән, гаиләң белән таныштырасың. Ул сине фатир әзерләп көтеп тормый, киңәшен генә бирә: “Фатирга чиратка язабыз, тик әлегә гаиләңне үзең кая да булса урнаштырып тор”. Шулай итеп, яшәргә кешедән фатир эзлисең, яңа хезмәтеңдә андагы тәртипкә җайлашырга тырышасың. Ә минем кебек бик еш гарнизоннан гарнизонга күчеп йөрүче кешегә бу бик җиңел эш түгел, әлбәттә.
Мәрвия апаң белән 1946 елның сентябрендә гаилә корып җибәргән идек. Мин ул вакытта Германиядә хезмәт итә идем әле. Анда 1948 елның февралендә кызыбыз Зөлфирә, ә 1952 елның сентябрендә улыбыз Мурат дөньяга килде. Шулай итеп, ил гизеп, Мәрвия апаң белән ике бала үстердек, тәрбияләдек. Алар хәзер икесе дә күптән үз гаиләләре белән яшиләр инде. Хатыным берничә ел элек вафат булды. Бүген кызым Зөлфирә миңа көндәлек тормышымда ярдәм итеп тора, рәхмәт аңарга.
- Баязит ага! Сез хәрби хезмәттән ялга чыккач та, беркайчан да тик ятмагансыз. Менә 43 санлы мәктәптә нинди эчтәлекле, яшьләр күңелендә хәрби патриотик хисләр, тойгылар тәрбияли торган музей оештыргансыз.
- Мин ялга чыккач, үземә, Бөек Ватан сугышында 58нче Кызыл Байраклы, Прага исемендәге гвардия дивизиясе составында батырларча сугышкан үзебезнең солдат-офицерларның сугыш юлларын кыен булса да киңрәк күрсәтергә кирәк, дигән максат куйдым. Минемчә, бу музейны яшь буын тәрбияләнгән урында — мәктәптә ачарга кирәк иде. Үзем яшәгән Идел буе бистәсендә 43 санлы мәктәптә эшне башлау өчен миңа уңайлырак тоелды. Аерым хәрби частьләрнең сугыш юлын күрсәтү, анда хезмәт иткән герой солдат-офицерларны барлау өчен миңа Волгоград, Орел, Воронеж, Дмитровград һәм башка күп шәһәрләрнең хәрби комиссариатлары белән язышырга, исән калган сугышчыларны эзләп табарга туры килде. Аллаһыга шөкер, бу эшләрнең барсы да җиренә җиткерелеп эшләнде. Музеебыз матур гына эшләп тора.
Мине хәзер Көнбатыш Себер татарларының тарихы, аларның культурологиясе бик кызыксындыра. Мин архивлар аша үзем үскән Тахтамыш авылының чын тарихын ачыкладым. Ә бүген Бөек Ватан сугышының аерым тарихи вакыйгаларын торгызу белән дә шөгыльләнәм. Авыр язмышлы, тормышта үз урынын таба алмаган, элеккеге хәрбиләрнең югалган документларын юллап, аларга да ярдәм итәм. Минем бүген үземнең хәтсез генә басма материалларымны тупладым, китапларым да бар. Хәзерге көндә мин Самара шәһәренең ветераннар советы әгъзасы булып торам.
Бу олы яшьтәге, зур ихтирамга лаеклы кеше белән сөйләшкәндә аның тыныч йөзенә карыйм да аның мәрхәмәтлелегенә, сөйләгән сүзләренең төплелегенә, арымас кул-бармакларының җитезлегенә сокланам. Баязит аганың йөзендәге җыерчыклары да миңа ничектер матур булып күренәләр. Эшләгән эшләренә, йөрүенә, сөйләшүенә карап, аңа һич кенә дә 90 яшь биреп булмый кебек.
- Баязит ага, сезне туган көнегез – олуг юбилеегыз белән тәбрик итеп, киләчәктә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, хәерле озын гомер телибез.
Рәис БИГЛОВ,
Сызран шәһәрендә яшәүче хәрби ветеран.
Просмотров: 1746