Татарстан янәдән беренче / Татарстан признали лучшим регионом России в 2013 году

tatarstan5Шушы көннәрдә Россия төбәкләренең үсеш динамикасы рейтингы дөнья күрде. 2013 ел нәтиҗәләре буенча ясалган әлеге исемлектә Татарстан – беренче урында.

Рейтингта башкарма хакимият органнары эшчәнлеге 2012 елда Россия Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган махсус методика ярдәмендә бәяләнә. Исемлек исә ике елга бер мәртәбә төзелә.

2012 елда республикабыз шулай ук беренче урында иде. Узган ике ел эчендә Татарстан исемлекнең беренче юлына тагы да ныклап урнашты, дип билгели рейтингы төзүчеләр. “Татарстан республикасы лидерлыкны саклап кына калмады, ә башка төбәкләр белән чагыштырганда үзенең өстенлеген тагы да ныгытты”, диелә хисапта.

Рейтингны төзүгә килгәндә, Россия төбәкләренең урыны түбәндәгечә билгеләнә. Үсеш динамикасын хисаплаучы формула компонентларының 50 процентын – икътисади үсеш, 30 процентын – социаль өлкәне камилләштерү, ә 20 процентын исә халыкны сораштыру нәтиҗәләре тәшкил итә.

Рейтингта икенче урында – Төмән өлкәсе, өченчедә – Ханты-Манси автоном округы. Аннары Чечен, Саха республикалары, Ямал-Ненец автоном округы тора. Сигезенче урында – Әстерхан, ә тугызда – Мәскәү өлкәләре. Беренче унлыкны исә Башкортстан республикасы яба. Исемлекнең соңгы урынын Курган өлкәсе били.

Хакасия, Краснодар һәм Ставрополь крайлары, Брянск, Рязань, Калуга, Ленинград һәм Магадан өлкәләре исә беренче егермелектән соң урнашкан.

Икътисади үсеш динамикасына килгәндә, Татарстан шулай ук лидерлар исемлегендә. Алдынгылар рәтендә шулай ук Башкортстан һәм Саха республикалары, Краснодар, Түбән Новгород һәм Самар өлкәләре бар. Социаль үсештә югары нәтиҗәләргә Ингуш республикасы һәм Санкт-Петербург ирешкән.

intertat.ru

* * *

Татарстан по результатам оценки эффективности за 2013 год сохранил лидерство и даже увеличил свое преимущество перед остальными регионами России. Второе место среди остальных 20 регионов-лидеров заняла Тюменская область, третье – Ханты-Мансийский округ – Югра.

По итогам 2013 года стали лучше позиции 39 субъектов РФ, 40 – ухудшились, а 4 – не изменились. Лидерами по динамике развития экономики за 3 года стали Татарстан, Башкортостан, Саха, Краснодарский край. По динамике социального развития лучших результатов достигли Санкт-Петербург и Республика Ингушетия.

Просмотров: 1260

Комментирование запрещено