Денис авылы кызы Лилия Галиуллина — икенче Халыкара олимпиада призеры

8iAKzPcRzFg (1)27-30 апрельдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан уздырылган икенче Халыкара олимпиадада Самар шәһәре «Яктылык” мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Сөләйманова Мәрьям, Шентала районы Денис авылы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Галиуллина Лилия һәм өлкәбездән ике студент кыз — Юсупова Эльвира белән Мустакаева Айсылу катнаштылар.

Олимпиадада 12 чит илдән һәм Россиянең 16 төбәгеннән алдагы турда (ноябрь-декабрь айларында) җиңеп чыккан 300 кеше интеллектуаль һәм иҗади бәйгедә көч сынаштылар, татар теле һәм әдәбиятыннан үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Шушы барлык биремнәрне дә уңышлы гына үтәп, Галиуллина Лилия икенче урынны яулады. Аңа бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә генә биреп, югары уку йортында белем алуны дәвам итүен телибез.

Мәркәзебез Казанга килеп, күпме яңа дуслар табып, алар белән аралашу бәхетенә иреште кызларыбыз. Театрда, спорт сарайларында, шәһәр буйлап экскурсиядә булдылар. М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үткән олимпиаданы йомгаклау тантанасы да барысының да күңелләренә хуш килде.

8iAKzPcRzFg (1)IMG_6349

IMG_6397

Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фәния Нурсахиевна ГЫЙЛӘҖЕВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 2473

3 комментариев

  1. Лилия, молодец !!!

  2. Халыкара олимпиаданың статусы елдан-ел үсә.Рәзил Вәлиев олимпиаданы ябу тантанасында :»Чит телләрне өйрәнү -бәхет, туган телне белү -байлык» дип бик хаклы рәвештә әйтте.Татарстан Республикасының хөкүмәте Мәгариф һәм фән министрлыгы белән күп көч куеп уздырылган бу бәйгедә укучылар теләп катнашсыннар иде.

  3. Ооо курше молодец