Тольяттида – Сабан туе!

сабантуй тольятти1 июньдә, якшәмбе көнне, Тольяттиның Автозавод районындагы “Прибрежный” (Идел буе) паркында (Спортивный урамы, 8нче кварталга каршы) шәһәр милли-мәдәни автономиясе 27нче мәртәбә халкыбызның Сабан туе бәйрәмен уздыра.

Иртәнге сәгать 10да Сабан туеның мөхтәрәм кунакларын каршы алу тантанасы булачак.

Бәйрәмнең көрәш мәйданчыгында сәгать 10да татарча милли көрәш буенча бәйгеләр башланып, алар 17 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк һәм Сабан туеның абсолют батыры билгеләнәчәк.

11 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр бәйрәмгә килүчеләр, атлар чабышын карап, хозурлана алачаклар.

Ә инде сәгать 12дә төп сәхнәдә Сабан туен тантаналы ачу булачак. Өлкә хөкүмәте, Тольятти шәһәре округы администрация­се вәкилләре, шәһәр Думасы депутатлары, өлкәбезнең, күр­ше шә­һәр һәм районнарының милли-мәдәни берләшмәләре әгъ­за­ла­ры халкыбызның милли бәйрәме белән тамашачыларны тәб­рик­ләя­чәк. Милли оешмалар активистларына бүләкләр тапшырылачак.

Сәгать 12дән төрле мәйданчыкларда милли уеннар, конкурслар башланачак.

Сәгать 11дән Сабан туе тәмамланганчы ике сәхнәдә Татарстанның сәнгать осталары, мәдәният хезмәткәрләре, Тольятти шәһәренең үзешчәннәре катнашында бәйрәмгә килүче тольяттилыларны һәм кунакларны зур концерт программасы көтә.

Бәйрәмдә күпсанлы сәүдә рәтләре эшли. Анда татар халкының төрледән-төрле милли ризыклары, көнкүреш әйберләре, татар җырлары язылган кассеталар, дисклар сатыла.

Тольятти Сабан туена рәхим итегез, хөрмәтле туганнар!

Оештыру комитеты.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1324

Комментирование запрещено