Субеевлар гаиләсенә бүләкләр

Безнең Самара өлкәсендә беренчеләрдән булып 1994 елдан Халыкара гаилә көне билгеләнеп үтелә башлаган иде. Менә быел да бу шулай булды. 15 майда Самара академия опера һәм балет театры бинасында шушы көнгә багышланган тантаналы чара уздырылды.
Самара өлкәсе губернаторы һәм хөкүмәте исеменнән бәйрәмгә килүчеләрне вице-губернатор – өлкә хөкүмәте рәисе Александр Нефедов тәбрикләде. Төбәгебезнең үрнәк 17 гаиләсенә балалар тәрбияләүгә һәм гаилә традицияләрен ныгытуга керткән зур өлешләре өчен өлкә губернаторының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулар арасында Похвистнево районыннан тугыз бала тәрбияләүче (шуларның җидесе тәрбиягә алган балалар) Гөлсинә Мөзәки кызы һәм Фәнил Шамил улы СУБЕЕВЛАР да бар иде.
Гаилә көненә багышланган шундый тантаналар Тольяттида, Сызранда, башка шәһәрләрдә һәм районнарда да үтте.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1321

Комментирование запрещено