Хөрмәтле Назиф әфәнде!
Сезне “Бердәмлек” газетасының хезмәткәрләре, күпсанлы укучылары исеменнән юбилеегыз — 60 яшь тулу уңаеннан чын күңелебездән тәбрик итәбез.
Сез, Мордовия Республикасының гади бер татар авылында туып, татар гаиләсендә милли тәрбия алгансыз, татар мәктәбендә татар шагыйрьләренең шигырьләрен укып хозурлангансыз.
Сезнең бер гади татар малаеннан рус телен, әдәбиятын яхшы белгән галим булып китүегез күпләргә яхшы үрнәк. Мордовия дәүләт университетында доцент, кафедра мөдире буларак, булачак укытучыларны әзерләүдә сезнең эшчәнлегегез бәяләп бетергесез.
1995 елда сез Мордовия Республикасы башлыгы итеп сайлап куелган Николай Иванович Меркушкин командасына чакырылып, башта аның киңәшчесе, ә аннан тагын да җаваплырак эштә — Республика башлыгы Администрациясенең мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе булып эшләгәнсез.
Сез Самара өлкәсе губернаторы итеп билгеләнгән Николай Иванович Меркушкинның киңәшчесе, аннары губернатор Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшли башлагач та, элеккеге кебек бөтен сәләтегезне, тырышлыгыгызны куеп, көчегезне кызганмыйча халыкка хезмәт итәсез.
Хөрмәтле Назиф әфәнде! Сезгә туган көнегездә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, зур уңышлар, хәерле озын гомер телибез. Гел шундый шигъри җанлы, татарлыгыгызны онытмаган чын кеше булып калыгыз!
Олы хөрмәт белән “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
Просмотров: 1084