Гомерлеккә истә калган мизгел

Последний звонок

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары Рафаил КӘБИРОВ, Альбина НУРИЕВА, Лилия ШӘФИГУЛЛИНА, Рафаил НУРУЛЛИН укытучылары Мария ШАКИРОВА белән.

Һәркем үзенең Соңгы кың­гырау бәйрәмен, күпме еллар үтсә дә, исендә тота, чөнки шул көннән без мәктәп еллары белән хушлашып, зур тормышка аяк басабыз. 23 майда Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә 11 һәм 9 сыйныф укучылары өчен истәлекле вакыйга булып, кың­гырау соңгы тапкыр шалтырады.

Тантаналы линейкада укучыларны беренче булып мәктәп директоры Радик Рәфкать улы Газизов тәбрикләде: “2003 ел­да мәктәп бусагасын атлап кергән малайлар һәм кызлар мәктәбебездә белем ачкычлары алып, олы юлга аяк басалар. Шул уңайдан без чыгарылыш сыйныф укучыларын, аларны укыткан укытучыларны, балаларның әти-әниләрен чын күңелдән тәбрик итәбез”, — диде ул.

Самара өлкәсе татар­ла­рының Диния нәзарәте рәисе мөфти Талиб хәзрәт Яруллин, мәктәпнең беренче директоры Хәридә ханым Дашкина, Са­мара шәһәр округы Думасы депутаты Вячеслав Гришин да укучыларга үзләренең яхшы теләкләрен җиткерделәр.

Радик Газизов уку елын “бишле” билгеләренә генә тә­мамлаган укучыларны медаль­ләр белән бүләкләде.

“ИПОЗЕМ” банк президенты милләттәшебез Лилия Сәлахова тәбрикләү сүз­лә­реннән соң эшләрендә “Як­тылык”ның зур казанышларга ирешкән 15 укытучысына һәм уку елында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 25 укучыга акчалата грантлар тапшырды.

Соңгы 7 ел дәвамында класс җитәкчесе булган Мария Шакирова, укучыларын шигъри юллар белән котлап, аларга үзенең аналарча үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Кунаклар, ата-аналар һәм укучылар өчен әлеге ча­ра­ның иң дулкынландыргыч миз­гелләре – чыгарылыш сыйныф укучыларының вальс биюләре һәм күккә күгәрченнәр очыруы булгандыр, мөгаен. Балалар үзләре дә, бер оядан төрле якка очкан кошлар кебек, төрле уку йортларына укырга кереп, һәркайсы үз тормышын башлап җибәрә бит. Шуны исбатлагандай, мәктәп елларына нокта куеп, зур тормышка чакырып, 11нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

Өлкәбезнең барлык мәктәп­ләрендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме шулай матур узгандыр, дип ышанасы килә.

Соңгы кыңгырау шалтыравы Камышлы районы Иске Ярмәк урта мәктәбен тәмамлаучы уку­­чыларның да мәңгегә ислә­рендә калыр.

Мәктәп директоры Мәсгүдә Минегали кызы Гыйбадул­лина аларны мәктәпне тәмам­лаулары белән тәбрикләде.

- Бүген соңгы кыңгырау шушы унбер укучыбыз өчен шалтырый. Без, укытучылар, унбер ел дәвамында бер генә борчу да китермәгән, игелек­ле, ярдәмчел, кешелекле балаларыбыз белән ихлас күңелдән горурланабыз. Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, югары уку йортларында да мәктәп абруен төшермичә, әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермичә укуларын телибез. Барыр юлларыгыз имин, сайлаган һөнәрләрегез гомер буе яратып эшләрлек булсын, балалар! - диде мәктәп директоры.

Чыгарылыш сыйныф укучылары укытучыларына матур шигырьләр сөйләп ихлас рәхмәтләрен җиткерде, остазларыннан мөстәкыйль тормышка киңәш-фатыйхаларын алды.

Район олимпиадаларында, конкурсларда, спорт ярышларында призлы урыннар яулаган укучылар грамоталар белән бүләкләнде.

- Гали авылы урта мәк­тәбендә быел соңгы кыңгырау унике укучыбыз өчен яңгырады, — дип хәбәр итте телефон аша әлеге мәктәпнең директоры Мохтар Исламнур улы Алтынбаев. - Әлбәттә, алар белән хушлашу безнең өчен бер яктан моңсу булса, икенче яктан, балаларның белем алып олы тормышка аяк басуы — шатлыклы вакыйга. Бәйрәмебез бик матур узды. Укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт белән юлланган җылы котлау сүзләре берсеннән-берсе матур җырлар белән үрелеп барды.

Без, “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре, чыгарылыш сый­ныф укучыларын бәйрәм белән котлап, “Соңгы көмеш кың­гырау чыңы, зур тормыш юлыгызның башлау билгесе булып, гомерлеккә истә калсын”, — дигән теләктә калабыз.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Бу темага:  

Самар “Яктылык” мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау яңгырады (ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Просмотров: 1257

Комментирование запрещено