ФОТООТЧЕТ: киләсе елга үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең 815нче концерты

1-DSC_0941Управленческий бистәсендәге “Чайка” Мәдәният йортында өлкә ”Туган тел” татар җәмгыяте ярдәмендә татар мәдәнияте айлыгы уздырыла. Аның кысаларында   биредә татар рәссамнары күргәзмәсе эшли һәм үткән якшәмбедә “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең күп кенә яңа яшь артистлары катнашында 815нче концерты күрсәтелде.

Ансамблнең тамашасын карарга җыелган самарлылар иң элек күргәзмә белән таныштылар, талантлы милләттәшләребезнең рәсемнәрен  карап хозурландылар.

1-DSC_0658 1-DSC_0666

1-DSC_0678 1-DSC_0679

1-DSC_0667 1-DSC_06771-DSC_0765

Өч сәгатьтән артык дәвам итеп, бер тындай үткән концерт программасын карарга шактый күп халык җыелды. Тамаша хәер-догадан башланды. Сәхнәгә Самар өлкә мөфтие, Региональ Диния нәзарәте рәисе Талиб хәзрәт Яруллин күтәрелеп, татарлыкларын онытмаган, милли моңга битараф булмаган тамашачыларга рәхмәтләрен җиткерде һәм шулай ук динебезгә дә тартылырга чакырды. 

1-DSC_0832

1-DSC_0700

Киләсе елның апрелендә үзенең 45нче туган көнен билгеләп үтәргә әзерләнүче «Ялкынлы яшьлек» әле һаман яшәрә, аңа сәләтле яшьләр килә икән. Сәхнәдә җырчылар һәм биючеләр алышынып кына торды. Яңа талантлар тамашачыга яңадан-яңа җырлар, шигырьләр, биюләр тәкъдим итте.

1-DSC_0702

“Самара кызлары” төркеменең “Әниләргә мәдхия” биюе

1-DSC_0705

Концертны алып баручылар  - Розалия Әб­җәлимова һәм Рамил Шәйхетдинов - уйчан һәм моңлы, дәртле һәм назлы шигырьләр укыдылар.

1-DSC_0714

Линар Абсаттаров 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Ильгиз абый Колючевка багышланган җырын тәкъдим итте. Ә аның “Ялкынлы яшьлек”кә багышлап язган җырын Ринат Азизов башкарды.

1-DSC_0720

Күптән түгел “Самар өлкәсенең халык артисты” дигән мактаулы исеменә лаек булган Самар шәһәр округының “Чайка” мәдәният йорты муниципаль бюджет учреждениесенең “Ялкынлы яшьлек” татар җыр, бию һәм шигърият халык ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючев тамашачыларны сәламли.

1-DSC_0823

1-DSC_0724

«Самар» дип аталган вокал-хореографик композиция.

1-DSC_0732

Алып баручы Рамил Шәйхетдинов Наил Вахитовның “Ялкынлы яшьлек”, сиңа ничә яшь?” дигән шигырен укый.

1-DSC_0709

Беренче кат сәхнәгә чыккан яшь җырчы Әлинә Шәйхелисламова тамашачыларның күңелен яуларга өлгерде.

Тәүге тапкыр сәхнәгә чыккан җырчы Әлинә Шәйхелисламова тамашачыларның күңелен яуларга өлгерде.

1-DSC_0740

“Зәкә-зәкә» җырын кыз бигрәк тә оста итеп башкарды.

Анюта Миркаянова шәрык биюен башкарып, халыкны шатландырды.

Анюта Миркаянова шәрык биюен башкарып, халыкны шатландырды.

Танылып кына килүче Фәнис Зыятдинов үзе иҗат иткән "Әнкәемнең балан бәлеше" дип аталган җырын башкарганда.

Фәнил Зыятдиновның үзе иҗат иткән «Әнкәемнең балан бәлеше» дип аталган җыры халыкка бик ошады.

1-DSC_0752

Күптән түгел генә әни булган Римма Гыйбадуллина тамашачылар алдына чыкмыйча булдыра алмады, концертта аның тарафыннан шигъри юллар яңгырады.

1-DSC_0754

Илгиз Колючев Римманы җан җимеше — Алсу исемле кызы — тууы белән тәбрикли.

Самара өлкәсе “Татар кызы-2014” бәйгесенә кызларны хәзерләгән “Мисс Россия” конкурсының региональ вәкиле, “Мисс Самара” конкурсы рәи­се һәм model63 агентлыгы җитәкчесе Рафаэль Давыдовка Самар өлкә "Туган тел" татар оешмасы исеменнән Рәхмәт хаты һәм премия тапшырылды.

Самар өлкәсе “Татар кызы-2014” бәйгесенә кызларны хәзерләгән “Мисс Россия” конкурсының региональ вәкиле, “Мисс Самара” конкурсы рәи­се һәм model63 агентлыгы җитәкчесе Рафаэль Давыдовка Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы исеменнән Рәхмәт хаты һәм премия тапшырылды.

Һәрвакыт үзенең моңлы һәм дәртле җырлары белән әсир итүче Ильнур Алтынбаевның чыгышы.

Һәрвакыт үзенең моңлы һәм дәртле җырлары белән әсир итүче Ильнур Алтынбаевның чыгышы.

1-DSC_0758

“Ялкынлы яшьлек”кә һәм миңа – 45әр яшь, минем ансамбльгә йөрүемә — 25 ел”, — ди әлеге дәртле җырчы.

1-DSC_07881-DSC_0789

Һәрберсен кү­ңел түреңә менәрлек, йөрә­геңә үтеп керерлек итеп җырлаучы Искәндәр Әхмәтов.

Һәрберсенең кү­ңел түренә менәрлек, йөрә­генә үтеп керерлек итеп җырлаучы Искәндәр Әхмәтов.

1-DSC_0798

Кадрия Бикбаеваның "Аккош биюе".

Самар өлкәсе “Татар кызы-2014” конкурсында өченче урынга, ягъни икенче вице-мисс исеменә лаек булган Кадрия Бикбаеваның «Аккош биюе».

1-DSC_0805 1-DSC_0806 1-DSC_0808

“Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию театры хореографы, өлкә “Татар кызы-2014” бәйгесендә катнашучы Алия Газизованың искиткеч чыгышы.

“Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию театры хореографы, өлкә “Татар кызы-2014” бәйгесендә катнашучы Алия Газизованың бию белән чыгышы.

1-DSC_0819

Губернатор инаугурациясендә искиткеч чыгыш ясаган Алия Газизова өлкә администрациясе тарафыннан Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде. Аны Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әнвәр Горланов тапшырды.

1-DSC_0826

Гөлфия Гәйнетдинованың үз моңы һәм башкару ысулы бар.

1-DSC_0841

1-DSC_0848

Ансамблнең музыка бүлеген җитәкләгән Әлфия ханым Гыйниятуллина бик тә оста итеп фортопьяно партияләрен алып барды.

1-DSC_0853

Әлфия Йосыпова-Сөнгәтованың чыгышын тамашачылар һәрвакыттагыча түземсезлек белән көтеп алдылар.

Әлфия Йосыпова-Сөнгәтованың чыгышын тамашачылар һәрвакыттагыча түземсезлек белән көтеп алдылар.

1-DSC_0862

 Ринат Азизов (сулда) белән Әлфия ЙОСЫПОВА дуэты.

Ринат Азизов (сулда) белән Әлфия ЙОСЫПОВА дуэты. “Син – минем җанымның яртысы” исемле җырны башкарганда.

1-DSC_0875

“Самара кызлары” төркеменең “Шаян кызлар” биюе.

1-DSC_0879

35 ел дәвамында ансамбльнең иң кирәкле асылташы булып торган Айсылу ханым Әбдиеваны юкка гына “Ялкынлы яшьлек”нең “моң чишмәсе” дип атап йөртмиләрдер. Ул милли көй-аһәңнәребезнең асылын аңлаган, татар җырларының бормаларын саклаган, моң агышын хәтерләткән чылтырап аккан чишмә суы сыман.

35 ел дәвамында ансамбльнең иң кирәкле асылташы булып торган Айсылу ханым Әбдиеваны юкка гына “Ялкынлы яшьлек”нең “моң чишмәсе” дип атап йөртмиләрдер. Ул милли көй-аһәңнәребезнең асылын аңлаган, татар җырларының бормаларын саклаган, моң агышын хәтерләткән чылтырап аккан чишмә суы сыман.

1-DSC_0893 1-DSC_0899 1-DSC_0919

Шәп җырлый инде Ринат Азизов, Казан артистларыннан һич кенә дә калышмый.

Шәп җырлый инде Ринат Азизов, Казан артистларыннан һич кенә дә калышмый.

1-DSC_0936

1-DSC_0941

Тама

Тамашаның бертөркем мөхтәрәм кунаклары (уңнан өченче - “Россия” телевидениесе каналында “Мөселманнар” программасын алып баручы Динара Садретдинова) антракт вакытында чәй табыны тирәли.

Булдырдылар милләттәшләребез. Чын үзебезчә, тыйнак, югары зәвыклы, профессиональ тамаша күрсәттеләр алар безгә. Киләсе елга үзенең олы юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы “Ялкынлы яшьлек”кә тагын да югарырак үрләр  яуларга язсын иде, дигән теләктә калабыз.

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

samtatnews.ru

“Чайка” Мәдәният йортындагы татар мәдәнияте айлыгы кысаларында 29 ноябрьдә Татарстанның Әтнә дәүләт драма театры татар тамашачысына үзенең “Шимбә көн кич белән” дип аталган музыкаль комедиясен дә тәкъдим итәчәк. Ул 16 сәгатькә билгеләнгән.

Просмотров: 1930

Комментирование запрещено