3 апрельдә Самарның Киров мәйданындагы Мәдәният сарае сәхнәсендә “Татар балалары җырлый” дип аталган XIX өлкә татар фестивале узды. Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.
Әлеге чара һәр ел саен апрель аенда үтә һәм тулы заллар җыя. Ул тәүге тапкыр 1997 елда уздырылган. Беренче фестивальләрне оештыручы өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте булса, соңгы елларда аны башка татар оешмалары ярдәмендә Самарның татар милли-мәдәни автономиясе уздыра. Бәйрәмне оештыруда өлкәбезнең мәдәният министрлыгы һәм Халыклар дуслыгы йорты да ярдәм итә.
Быелгы мәдәни чарада Самарның «Яктылык» татар мәктәбе иҗат коллективлары чыгыш ясады. Концерт программасы кысаларында укучылар совет халкының 1941-1945 еллардагы батырлыгына багышланган вокаль-хореографик композиция тәкъдим иттеләр һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасын үткәрделәр.
Вокаль-хореографик композиция Сабантуй күренешеннән башланып китте. Авылның яше-карты бәйрәм мәйданында шау-гөр килә. Барысы да бәйрәмчә киенгәннәр, күңелләре күтәренке. Уеннар кызганнан-кыза бара. Шулчак мәйданга атылып, тыны-өне бетеп, бер егет йөгереп керә һәм: «Туктагыз! Сугыш башланган!» — дип кычкыра. Барысы да өнсез булып, хәрәкәтсез калалар.
Бераздан фронтка китүче ир-егетләр әти-әниләре, хатыннары, бала-чагалары, сөйгән кызлары белән хушлашар. Хатын-кызлар елашалар, фашистларны каргыйлар, китүчеләргә үгет-нәсихәтләрен бирәләр. Мәйдан елау, җырлау һәм гармун тавышларыннан гөж килеп тора.
«Яктылык»лылар үзләренең рольләрен тәннәрне чымырдарлык итеп башкардылар. Сәхнәләштерелгән җырлардан һәм биюләрдән тамашачылар күз яшьләрен тыя алмадылар. Тыл һәм сугыш күренешләре бергә үрелеп барды, сугыш елларының тәэсирле көйләре яңгырады.
Ниһаять, зур корбаннар биреп алынган Җиңү көне килә. Сәхнәгә бәйрәмчә киенгән, кулларына шарлар тоткан балалар чыкты. Шул вакыт поезд кычкырткан тавыш ишетелде. Кемдер: «Кайталар!» — дип кычкырып җибәрде.
«Җиңү көне» җыры астында сәхнәгә фронтовикларыбыз күтәрелде. Тамашачылар, аягүрә басып, җырга кушылдылар, ахыргача бергәләп җырлап тордылар.
Сәхнәгә мәртәбәле кунаклар да күтәрелде һәм ветераннарыбызга, концерт программасын әзерләгән «Яктылык» мәктәбе укытучыларына, чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Тамаша сугыштан соңгы еллардагы аулак өй күренеше белән дәвам итте. Сәхнәдә яшьләр җырлап, биеп, төрледән-төрле зиһен сынау, күңел ачу уеннарын уйнап күңел ачты.
«Яктылык»лылар данлыклы «Ярмәк вагы» биюен дә тәкъдим иттеләр. Бу чыгышны тамашачылар бик тә яратып, дәррәү кул чабып карадылар.
Чара «Яктылык» татар мәктәбе иҗат коллективларының концерт номерлары белән дәвам итте: күп кенә матур җыр-биюләр башкарылды, шигырьләр яңгырады.
Җыр-моң
* * *
3 апреля во Дворце культуры на площади Кирова города Самара прошел XIX областной татарский фестиваль детских творческих коллективов «Поют татарские дети».
В этом году, когда наша страна отмечает 70-летие Великой Победы, организаторы решили придать фестивалю юбилейную окраску. Праздник, который прошел, как всегда, с национальным татарским колоритом, начался церемонией чествования участников Великой Отечественной войны и тружеников тыла. А «гвоздем программы» фестиваля 2015 года стал большой концерт творческих коллективов школы «Яктылык», в том числе вокально-хореографическая композиция, посвященная героическому подвигу советского народа в 1941 – 1945 гг.
Организатором первых фестивалей было Самарское областное татарское общество «Туган тел» («Родной язык»). А в последние основную нагрузку и расходы по их подготовке и проведению взяла на себя Татарская национально-культурная автономия города Самара (председатель совета, заместитель генерального директора ЗАО «ВолгоПродМонтаж» Ривгат Туктарович Хузин), при поддержке других татарских НКО. Финансовую и организационную помощь оказывают министерство культуры Самарской области и Государственное бюджетное учреждение Самарской области «Дом дружбы народов».
Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре / Фотографии Риммы НУРЕТДИНОВОЙ.
Просмотров: 2591
Искиткеч матур бяйрям булды! Елап елап карадым!!! Унышлар телим татар мяктябе укытучыларына , укучыларына!!! Зур рахмят бяйрям оештыручыларга!