Чиксез рәхмәтлемен…

экск 003

Рузалия ФӘТТАХОВА-КАЮМОВА.

Мин Иске Ярмәк авылында туып-үсеп, Шенталының медицина училищесын тәмамлагач, Башкортстанга китеп эшкә урнаштым. Инде менә лаеклы ялга чыгуыма 11 ел булды.

Туган авылыма кунакка кайткан арада биредә яшәүче олыларның тормышына кызыгып китә идем. Социаль хезмәткәрләр аларның көнкүрешләрендә барлык уңай шартларны тудырып яшәргә тырышалар. Социаль реабилитация бүлегендә дә кызыклы мәдәни чаралар оештырып, олыларның күңелен күтәрүдә зур көч куялар.

Миңа былтыр табигатьне яратучы олылар төркеме белән Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлеге оештырган “Юкәле тауга экскурсиягә” дигән кызыклы чарада катнашырга туры килгән иде, ә инде август аенда бик күңелле итеп иң матур урамнарның берсендә үткән «Чәчкә бәйрәме»ндә дә булган идем әле.

Тормышымның шундый авыр мәле иде… Гомер иткән тормыш иптәшемне фани дөньядан бакыйлыкка озаткан чак… Төшенкелектән, авыр уйлардан арынырга ярдәм итүләре урынлы булды. Шуңа да мин Иске Ярмәк авылының халыкка социаль хезмәт күрсәтү, социаль реабилитация бүлекләре хезмәткәрләренә бик рәхмәтлемен.

Быел да миңа мәчеткә йөрүче олылар һәм социаль реабилитация бүлегендә дәваланучылар белән табигать кочагында көн үткәреп, матурлыкка хозурланып кайту мөмкинлеге туды. Чараны оештыручыларга чиксез рәхмәтлемен.

Иске Ярмәк авылының халыкка социаль хезмәт күрсәтү, социаль реабилитация бүлекләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм, уңышлар теләп калам.

Рузалия ФӘТТАХОВА-КАЮМОВА.

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы — Башкортстан.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Пикник на природе – прекрасный отдых для пожилых людей

Просмотров: 1104

Комментирование запрещено