Бөтендөнья Татар конгрессы корылтае узачак көн мәгълүм булды. Бу хакта матбугат очрашуы барышында БТК Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев хәбәр ите. Аның сүзләренчә, съезд 2-6 август көннәрендә үтәчәк. Быел корылтайны 6 нчы тапкыр уздырачаклар.
Соңгы корылтай 2012 елның 6-9 декабрендә үткәрелгән иде. Анда 800 делегат катнашты. Шул исәптән, Россиянең 61 төбәгеннән — 423 делегат, 218 — чит илдә яшәүче милләттәшләребез, 150 кеше — Татарстаннан, 300дән артык — кунаклар һәм 120 журналист.
Бөтендөнья татар конгрессының соңгы корылтае конгресс оешуның 20 еллыгына туры китереп уздырылды. Билгеле булганча, Татарстан Президенты фәрманы белән 1992 елның июнендә Бөтендөнья Татар конгрессының беренче корылтае җыелды һәм ул һәр биш ел саен уздырылып килә.
Просмотров: 1039