На сход предпринимателей татарских сел приедут бизнесмены из Казахстана, Китая и 40 регионов России / Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына быел Кытай һәм Казахстаннан да киләчәкләр

1488283517_IMG_4267На VI всероссийский сход предпринимателей татарских сел, который пройдет в этом году с 9 по 11 марта, приедут около 700 представителей малого бизнеса, фермерских хозяйств и подворий из 41 региона страны. Кроме того, планируется участие татарских бизнесменов из Казахстана и Китайской Народной Республики. Об этом сообщил заместитель председателя исполкома всемирного конгресса татар Марс Тукаев.

На открытии форума для гостей будут приготовлены дискуссионные площадки, культурно-развлекательная программа, а на следующий день запланировано посещение хозяйств сельских предпринимателей Арского и Балтасинского районов Татарстана. Пленарное же заседание пройдет в пятницу, 10 марта, в ГТРК «Корстон», на котором ожидается выступление президента республики Рустама Минниханова. Завершится мероприятие в субботу заседанием совета всероссийской общественной организации «Татарские села России».

По словам исполнительного директора всемирной ассоциации содействия татарским предпринимателям Фарида Уразаева, в этом году сход соберется в обновленном составе. 70% сельских бизнесменов будут участвовать в его работе впервые. Так, в работе форума будут участвовать не только представители татарских сел, но и предприниматели, занятые переработкой сельскохозяйственной продукции, из Московской, Ленинградской, Ивановской областей, Приморского края — тех регионов, где нет национальных деревень.

business-gazeta.ru

* * *

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына быел Кытай һәм Казахстаннан да киләчәкләр. Моннан тыш, Бурятия Республикасы, Красноярск крае, Иркутск, Томск, Новосибирск, Әстерхан, Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае вәкилләре дә эшмәкәрләр форумында катнашырга теләк белдергән. Форум исә 9-1 март көннәрендә Казанда үтәчәк. Бу хакта матбугат очрашуында Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, элек бик актив булмаган төбәкләрдән дә татар авыллары эшмәкәрләре форумына килергә теләк белдерүчеләр арткан. Хәтта татар авыллары булмаган Мәскәү һәм Ленинград, Иваново өлкәләре, Приморье краеннан да быел җыенга килергә теләүчеләр бар, дип белдерде БТК вәкиле.

Быел җыен 6 нчы тапкыр узачак. 2012 елда 400 гә якын эшмәкәр катнашкан булса, хәзер аларның саны 700. Форумга килергә теләүчеләр исә 3-4 тапкыр күбрәк, ди оештыручылар. “Әлеге җыенның дәрәҗәсе дә, форумда катнашучы төбәкләр саны да арта бара. Быел безгә 41 төбәктән кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары киләчәк”, — диде Марс Тукаев.

Татарстанда һәр районнан 2шәр эшмәкәр әлеге форумда катнашыр дип көтелә. Арча һәм Балтач районнарындагы эшмәкәрләр исә үзләре делегатларны эшчәнлекләре белән таныштырачак.

Аның сүзләренчә, эшмәкәрлекне киң җәелдерү — татар авылларын саклап калу ысулы. Форумны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплавын белдергән иде һәм форумның пленар утырышында ел саен катнашты. Быел да пленар утырышта Татарстан җитәкчелеге катнашуы көтелә. 

“Татар-информ”.

Просмотров: 1076

Комментирование запрещено