24-26 март көннәрендә бөтен Россиядән төбәк тарихын өйрәнүчеләр Казанга җыелачак. Бу хакта матбугат очрашуы барышында БТК Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев хәбәр ите. Съезд быел беренче тапкыр үткәрелә.
Мәгълүм булганча, узган елның февраль аенда төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең республикакүләм форумы узды. Әлеге чарада Татарстан районнарыннан 200ләп делегат, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре чакырулы иде.
Просмотров: 859