Эчүчелек басты дөньябызны,
Кара болыт төсле каплады.
Авылымның бердәй ир-атлары
Түбәнлеккә таба атлады.
Аңа карап гүзәл хатын-кызлар
Шул кәсепкә кереп баралар.
Нинди булыр мондый тәрбиядә
Аннан туган газиз балалар?!
Иман нуры чәчеп, мәчетебез
Азан әйтеп, дәшә намазга.
Уйлансыннар иде шушы хакта,
Уйлансыннар иде беразга.
Тәртипле дә, эш сөючән булды
Минем халкым гомер-гомергә.
«Яшел елан» урап күңелләрен,
Әйләндермәсме кара күмергә?!
Ап-ак чәчле олы агайларга
Бу дәрәҗә түгелдер инде.
Дин юлына басып, ахирәтне
Уйлар вакыт җиткән бит инде.
«Нәрсә чәчсәң — шуны урырсың», дип,
Тик әйтмәгән безнең бабайлар.
Ата-ана үрнәк булса гына,
Гыйбрәтле булыр балалар.
Замананың шушы афәтеннән
Саклыйк балаларны, туганнар.
Шул вакытта гына картлык көнебездә
Игелекле булыр балалар.
Гөлсинур ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1188