
Гөлсинур ханым Гафурова “Көзләр балкышы” исемле икенче шигъри җыентыгын бастырды.
Елның дүрт фасылы да соклангыч хисләр уята. Ләкин дә шәһәр шартларында көн күргән адәм баласы, авыл кешесе сыман, ул фасылларның нәзбереклеген аңлап бетерә алмый. Ә инде нечкә күңелле, хисчән хатын-кыз әле авылда да яшәсә, Аллаһы Тәгалә аңа шигырь язу сәләтен дә бирсә, ул инсанның да инсанына әйләнә.
Яңа Ярмәк авылында хәбәрчебез Гөлсинур Гафурова яшәп ята. Аның әтисе турында язган истәлекләре тетрәткеч. Мин, «Сәлам» гәҗитәсенең җаваплы сәркатибе һәм хатлар бүлеге мөхәррире буларак, һәр килгән хатны игътибар белән укып чыгам. Гөлсинур ханымның әтисенең язмышын моңсуланып укыдым да, сәгатьләр буена санакта, күзләремнән яшьләр агыза-агыза, бастырып утырдым.
Гөлсинур ханым авылдашлары турында язса, ул аларны якын туганнарыдай сөеп яза. Ә менә поэзиягә күчкәндә, Гөлсинуркай җир өстеннән күтәрелеп, илаһи бер серле фәрештәгә әйләнә. Аның кайсы гына шигырен алсаң да, йөрәк түреннән кайнап чыккан хисләрен сизәсең. Иң элек шигыренә тартып алып кереп китә дә, шул мохитка чумасың. Ә шигырьне укып бетергәч, үзеңне инде яңа кеше итеп хис итәсең!
Сыерчык бураннарына
Уралып язлар килә.
Күмеп җылы нурларына
Кояш та уйный, көлә.
Бу юлларны тик табигатькә сизгер кеше генә яза ала. Шул нечкәлегенә игътибар итегез. Сыерчык бураннары вакытында кояш инде яктыртып кына калмый, ә җылыта да башлый!
Әниләребезгә булган чиксез мәхәббәтебезне Гөлсинур ханым бер шакмак шигъри юлга сыйдырган:
Бала өчен әнкәйдән дә
Кем соң бар кадерлерәк?!
Ул чибәр дә, ягымлы да
Барысыннан сөйкемлерәк.
Балакайлар онытмагыз -
Әнкәй күңеле пыяла.
Саксыз әйткән авыр сүздән
Аның күңеле уала.
Соңгы елларда олыларны хөрмәтләү буенча илдә «өмәләр» уздыра башладылар. Әниләр көне. Картлар көне… Дәүләт башында утыручылар, үзләре дә сизмәстән, хөрмәтләү «өмәләре» уздыруны конвейерга куйдылар. Яшь буынның бер өлеше карт анасын котларга дип, тәкъвимдәге кызыл көнне көтеп яши. Ә авыл хатыны Гөлсинур түрәләрнең маңгаена чиртә.
Куандырып кына яшик
Әнкәйләрне дөнйада.
Бәйрәмнәрдә генә түгел,
Туган һәрбер көндә дә!
Язның беренче чәчкәсе булган Умырзаяга кемнәр генә сокланмас икән?! Умырзая, әле янәшәсендә ап-ак кар ятканда, шәмәхә чәчкәсен кояшта җылыта башлый. Салкын, дымлы, карлы җирдән кызлар мәхәббәтедәй ыргыла ул. Менә шул күренештән Гөлсинур ханым фәлсәфи биеклектә чәчкәгә киңәш бирә.
Ник үсмисең, язгы гөлем,
Башка гөлләр кочагында.
Парлы булып, бергә янып
Көчле сөю учагында.
Табигать кочагында үскән Гөлсинурга милләт язмышы да чит түгел. Әгәр дә син милләт булып саклана алсаң гына, тирә-юньдәге гүзәллекне йөрәгеңә шифа итеп алып була.
Сөйгән халкым,
Яшә бердәм булып,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Үз телеңне - бөек Тукай телен
Алыштырма чит-ят телләргә!
Бу юллар - һәр татарга наказ, нәсыйхәт, бурыч, фарыз гамәл! «Тик фарызны үтәүчеләргә генә оҗмах капкалары ачылыр», - ди Китап.
Гөлсинур ханым Гафурова “Көзләр балкышы” исемле икенче шигъри җыентыгын бастырды. Авыл хатыны китап чыгарды! Моны тик булдыклылар гына башкара ала.
Рәсүлебез: «Шигырьдә хикмәт бар», - дигән. Гөлсирә Гафурованың һәр шигырендә - хикмәт. Аның китабының соңгы битен япкач, үземне сафлангандай сиздем. Гөлсинур Гафурованың шигырләре дә миңа сихәтлек өстәде.
«Сәлам» гәҗитәсенең җаваплы сәркатибе һәм хатлар бүлеге мөдире
Шамил БАҺАУТДИН.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1253