Җиде ел элек сөйләнгән вәгазь

1-DSC_0611Мөселманнар тарафыннан тәртип бозулар күзәтелмәсен өчен милли хәрәкәт активистлары, дин әһелләре күбрәк яшьләр белән эш итәләр. Мәсҗидләрдә вәгазьләрдән соң моңа аерым игътибар бирелә.

Вагыйз хәзрәт Яруллин җиде ел элек сөйләгән вәгазьне бастырабыз.

“Самар төбәгендә гомер-гомергә төрле милләт һәм төрле диндәге халык яшәгән һәм бүген дә яши.

Мәсҗидләребезгә татар, башкорт, үзбәк, казах, дагыстанлы, әзәри, карачай, балкар, төрекмән, кыргыз, таҗик, чәчән һәм башкалар намаз укырга йөриләр. Төрле милләттәге халык бер дингә, бер Аллаһыга ышанып, Аның изге Китабы — Коръәни-Кәримне укый.

Самар төбәгендәге мәсҗидләрдә төрле гореф-гадәт буенча тәрбияләнгән, төрле мәзхәбтәге мөселманнар бердәнбер Аллаһыга табыналар.

Моңа кадәр Самар өлкәсендә милләтара һәм диниара ызгышлар булмады. Киләчәктә дә, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән, низаглар булмас.

Чын күңелдән, йөрәге белән Раббыбызга ышанган бәндәләр үз гамәлләрен тик Аллаһы Тәгалә кушканча гына кылалар. Ә Ул җирдә усаллык, явызлык, дошманлык таратуны катгый рәвештә тыя.

Россия — күпмилләтле һәм төрле динле ил. Бу — безнең дәүләтебезнең байлыгы.

Без дин кардәшләребезгә, бигрәк тә яшьләргә мөрәҗәгать итәбез. Милләтчелек нигезендә экстремизмга, провокацияләргә бирешмәгез!

Беркайчан да исегездән чыгармагыз: Ислам дине — ул татулык, изгелек, иҗат итү дине. Аллаһы Тәгалә динебез Исламны җирдә матур, тату итеп яшәргә яралткан, җирдә бер-беребез белән яхшылыкта, изге ниятләрдә ярышып яшәргә өнди. Раббының мөселманнарга мөрәҗәгать итеп әйтелгән сүзләрен күңел түребездә тотыйк.

Алар түбәндәгеләр.

Динебез Исламга ышанучылар — бер-берсе белән туганнар! Шуңа да бер-берегез белән дус яшәгез һәм Аллаһыдан куркыгыз.

Аллаһыга ышанучылар, бер-берегездән көлмәгез, бер-берегезне җәберләмәгез.

Үз-үзегезне, бер-берегезне кыерсытмагыз, кушаматлар такмагыз.

Динле кеше әшәкелек эшли алмый, шуны аңламаганнарга — тәмуг төбе.

Мөселман — шундый кеше ки, ул иң югары әхлакый сыйфатларга ия.

Мөселман – ул кешеләрне татулаштыручы һәм төрле диндәге адәмнәргә хөрмәт күрсәтүче.

Мөселман – үзен үпкәләткән кешеләргә үпкәсен белдермәүче һәм гафу итә белүче, үч алмаучы, үзенең ачуын тота белүче.

Мөселман –эче тулы нәфрәт тулган очракта да йөзендә мөлаемлык һәм дустанә караш саклый белүче кеше.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. Аллаһыдан:

“Оҗмахка керер өчен ниләр эшләргә кирәк?” — дигән соравына мондый җавап алган:

“Ачуланма.”

Бу инде һәммәбезгә дә югары әхлаклы булырга, һәммәбезгә дә үзебездә Мөхәммәд Пәйгамбәребез с.г.в. сыйфатларын булдырырга, изге Китабыбыз Коръән таләпләре буенча яшәргә кирәк, дигән сүз.

Динебез Ислам һәр кешегә ике нәрсәне йөкли.

Беренчесе — Аллаһы Тәгаләгә ышанырга.

Икенчесе –-Җирне һәм тормышны бизәп яшәргә.

Коръәни-Кәримдә әйтелгән:

“Сезләрне Раббыбыз Җирдә яралтты һәм шул Җирне, тормышны бизәүне йөкләде.

“Күкләр һәм Җир, андагы булган нәрсәләрне сезнең карамакка – кеше карамагына бирәм.”

Ләкин Аллаһы Тәгалә таләп тә куйган:

“Усаллык таратмагыз, Җирне, тормышны бизәгәч, аларны җимермәгез.”

Ә Мөхәммәд Пәйгамбәребез:

“Җирдә, яшәештә тынычлыкны үстерегез, ярлыларның тамагын туйдырыгыз — шул вакытта сезләргә оҗмахка юл ачык”, — дигән”.

 

Кәгазьгә Шамил  БАҺАУТДИН төшерде.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1311

Комментирование запрещено