Мәдәният йортыбыз кабат ишекләрен ачты

Ермаково1Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты тулысынча төзекләндерү эшләренә ябылу сәбәпле анда бер елга якын мәдәни чаралар үткәрелми торган иде. Ниһаять, ремонт тәмамланып, февраль ахырында  мәдәният йорты тантаналы рәвештә кабат ишек­ләрен ачты.

Шушы тантанага багышланган тамашада данлыклы “Ак каен” фольклор халык ансамбле үзенең яңа программасын күрсәтте. Өлкән буынга алмашка килүче нәни артистлар Рәсүл Кәлимуллин һәм София Шәрәфетдинованы халык аеруча көчле алкышларга күмде.

Хәер, бу көнне балалар сәх­нәдән төшмәде дә диярлек, аларның һәркайсы сәләтле, мак­тауга лаек иде. Әлмирә Сәлахова (рәсемдә) “Күгәрчен гөрлидер”  җырын чын артистларча башкарды, эчтәлекле итеп шигырь дә сөйләде.  Ә Азалия Галимул­лина белән Аделина Гыйбадуллина “Дусларыма” җырын җыр­лап, барысын да таң калдырды.

Мәдәният йорты каршындагы бию түгәрәгендә шөгыль­ләнүче Алинә Нуриева, Ралинә Габидуллина, Регина һәм Азалина Гыйниятуллиналар  төрле халык биюләрен башкардылар. Яшь җырчыларыбыз Наи­лә Ганиеваның, Илшат Кәримовның, урта буын вә­килләре Наилә Мөхәм­мә­дие­ваның һәм Зәмзәмия Ва­фи­наның, сәхнә ветераннарыбыз Оркыя һәм Наил Га­ли­мул­линнарның, Айсылу Ка­­ма­­летдинованың, Әюп Мин­һа­­җевның, Люция апа Ибраһи­мо­­ваның чыгышлары да кайнар алкышларга күмелде.

Концертны зур зәвык бе­лән районыбызның танылган нәфис сүз остасы Әлфия Баһаутдинова алып барды. Әлфия апаларының нәфис сүз түгәрәгенә йөрүче балалар, өлкә күләмендә үткәрелгән шигъри бәйрәмнәрдә җиңү һәм призлы урыннар яулаган Лилия Шәйхетдинова, Рәйсә Гыймадиева, Альмира һәм Эльвира Сәлаховаларның шигырь сөйләвен халык тын да алмый тыңлап утырды. Гармунчылар Әсгать Сәгыйров һәм Борис Камалетдиновка да тамашачы бик рәхмәтле. Алар җырчыларның һәр чыгышын бизәп тордылар.

Яңартылган мәдәният йортында, матур итеп бизәлгән сәхнәдә чыгыш ясавы үзе бәйрәм бит ул. Мондый кичә­ләрне ешрак үткәрербез, дип өметләнәбез.

Наил ГАЛИМУЛЛИН,

Иске Ярмәк авыл Мәдәният йорты җитәкчесе.

Камышлы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1232

Комментирование запрещено