Җиңүчеләр арасында – милләттәшләребез

Дамир Гыйбадуллин (уңда – беренче) һәм Станислав Янушевский (сулда – икенче) җиңүчеләргә – Тәнзилә Әһлиуллинага (сулдан уңга), Александр Свинаревка, Николай Портновка, Руслан Габдушевка, Ратмир Ситдыйковка бүләкләр тапшырганда.Россия Журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасы һәм өлкә Шахмат Федерация­се тарафыннан “Популяр технологияләр” дип атал­ган 13нче Халыкара интеллектуаль уеннар фестивале кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерлар арасында тиз шахмат турниры үткәрелде.

Турнирда уннан артык шахматчы катнашып, 100 процентлы нә­тиҗә белән Новокуйбы­шевск шәһәреннән Са­мара дәүләт техник уни­вер­ситетының “Инженер” газетасында даими хә­бәрләр язып торучы ФИДЕ мастеры Руслан Габдушев җиңеп чыкты. Ул әле студент елларында ук “Бердәмлек” татар газетасы өчен дә чыгыш ясый, шахмат сеанслары үткәрә торган иде.

Икенче урынны Самара дәү­ләт университетының шахмат клубы җитәкчесе, блогер Николай Портнов алды. Ул бары тик җиңүчегә генә оттырды.

Өченче урын шулай ук татар егете, блогер Ратмир Сит­дыйковка бирелде. Махсус приз белән хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән тагын бер татар милләте вәкиле, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһ­лиул­линның кызы — өлкә Журналистлары берлегенең матбугат хезмәте җитәкчесе Тәнзилә Әһлиуллина бүләкләнде. Башка елларда шахмат турнирларында катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Рәфгать Әһлиуллин үзе бу юлы ярышта катнаша алмады.

Турнирның иң яшь катнашучысы Александр Свинарев та истәлекле бүләккә ия булды.

Бүләкләрне җиңүчеләргә Са­­­мара өлкәсенең Шахмат Феде­рациясе вице-президенты Ста­нислав Янушевский һәм интеллектуаль уеннарның оештыручысы һәм рухландыручысы милләттәшебез Дамир Гыйбадуллин тапшырды.

Дамир Гыйбадуллин (уңда – беренче) һәм Станислав Янушевский (сулда – икенче) җиңүчеләргә – Тәнзилә Әһлиуллинага (сулдан уңга), Александр Свинаревка, Николай Портновка, Руслан Габдушевка, Ратмир Ситдыйковка бүләкләр тапшырганда.

Дамир Гыйбадуллин (уңда – беренче) һәм Станислав Янушевский (сулда – икенче) җиңүчеләргә – Тәнзилә Әһлиуллинага (сулдан уңга), Александр Свинаревка, Николай Портновка, Руслан Габдушевка, Ратмир Ситдыйковка бүләкләр тапшырганда.

Бу турнирда катнашып, ях­шы нәтиҗәләргә ирешкән барлык милләттәшләребезне дә “Бердәмлек” татар газетасы исеменнән аерым тәбриклибез.

 

Рәфыйк НУРИЕВ.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1120

Комментирование запрещено