Һәр кешенең үз чоры, һәр заманның үз җыры…

салаватБүген авыруларны нинди генә ысуллар белән дәва­ламыйлар. Ә февраль ахырында Самараның Киров мәй­да­нындагы мәдәният са­раен­да узган концертта Та­тарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов тамашачыларга музыкатерапия үтәргә тәкъдим итте. Үткән елларның популяр җырлары һәм өр яңалары, юмор һәм театрлаштырылган сәхнә күренешләре белән үрелеп барган концерт программасы чыннан да күңелләрдәге иң тирән яраларны да дәвалагандай булды.

Җыр-моңның сихәтле сыйфатына ышанмаган җиреңнән ышанырсың — сәхнәдә үк “про­фес­­сор Фәтхетдинов” 28 ел элек мәрткә киткән Ядкарь абыйны (бу рольне оста итеп Ядкарь Хә­би­буллин уйнады) “Урсал тау” җы­ры белән аякка бастырды бит!

Дөрес, пациент дөньяда булган үзгәрешләрне күреп, кабат аңын югалта язды. Аны аңлап та була: гомер буе үзе эшләгән завод инде күптән ябылган, “ул вакыттагы пионерлар бүген инде пенсионерлар”, бер партия урынына унлап партия  оештырылган. Үзе мәрткәдә бул­ганда энесе (Таһир Гайнул­лин) аның исеменә кредитлар да алган, абыйсына “инвалид” дип, белешмә дә ясаткан әле.

- Нинди инвалид булыйм ди мин, бер җирем дә авыртмый бит! — дип ачуы ташыган Ядкарь абыйсын энесе:

- Бүген инвалидларның күбе­се сау-сәламәт кешеләр, справка булуы да җиткән, — дип “тынычландыра”.

- Дөньяның өсте аска кил­гән икән, — дип көрсенә яңа гына мәрткәдән кайткан абзый.

Артистлар тамашачыларны бүгенге заманның башка көлке якларын да, күңелсез мизгелләрен дә күрсәттеләр.

Шоу-бизнес вәкилләренә дә “эләкте”:  бүген татар эстрадасында 700ләп җырчы, шулар­ның 4-5сен генә “чын профессор” дип атап була, диләр алар. Шуларның берсе – ул, әлбәттә,  “профессор Фәтхетдинов”. Бу кичне дә ул сәхнәдән китмичә дә диярлек яраткан тамашачыларын моңлы тавышы, популяр җырлары белән “дәвалый”  торды. Мәхәббәт авыруы ти­гәннәр “Яратамын дияргә дә куркам”, “Иңнәремә кулың сарылсын” дигән җырлары бе­лән сихәтләнсә, хәтерләре сай булганнар “Хәтер җыры”н  тыңладылар. Хәер, күренекле шагыйрьләребез, композитор­­ларыбыз, рәссамнарыбыз һәм милләтебезнең башка шә­хесләре исемнәрен искә алган соңгы бу җыр һәркемнең күңеленә үтеп кергәндер, тамашачы аны кайнар алкышларга күмде. Җырчының сыналган “дарулар”ы — “Сандугач булыйм димә”, “Үпкәләгән булып” дип аталган җырларын да самаралылар яратып кабул итте.

- Бер киткәч кире кайтмас, исән чакларында газиз­ләребезнең кадерен белик, — дип Салават Фәтхетдинов әни­ләргә багышланган “Яшәгән кадәр яшәмәс”, “Әнкәем мен­дәре” җырларын башкарды. 

Җырчы: “Бу юлы Самарага мактанырга килдем”, — дип гаиләсе турында да сөйләп алды. Мактанырлыгы да бар шул Салаватның: өченче тапкыр бабай булган. Ә әтисе эзләреннән китеп, автоспорт белән шөгыльләнгән улы Рөс­тәм 16 яшьлек спортчылар арасында Россия чемпионы исеменә лаек булган. Январьда 57 яшен тутырган җырчы: “Вакытның тиз узганын, алда ни көткәнен белмәдем”, — дип уфтанды һәм “Яшьлекнең  үткә­нен сизмәдем”, “Дөнья тәгәр­мәче” җырларын башкарды. 

Самаралылар “Буа фармацевты” Фирзәр Морта­зинны да кайнар алкышлар белән кабул итте, ә рәхмәтле композитор аларга “Син булмасаң тормышымда”, “Җанымда яз булып кал әле” һәм “Яратып кавышканнар” җырларын башкарды. Күп тапкыр сынал­ган “табиб”ларның берсе, Сала­ватның укучысы Рәзил Ис­мәгыйлев та “Әй син, яшьлек” җыры белән тамаша­чыларның күңелен яулады.

Концерт башында мәрт­кәдән уянган Ядкарь абый тамаша ахырына модельер һө­нәрен “үзләштереп”, Салаватны да, аның төркемен дә милли киемнәргә киендергән иде. “Чын татар булу өчен түбәтәй кию генә җитми”, — дип алып баручы ана телебезне, гореф-га­дәтләребезне сакларга өн­дәде.

Дәвалау сеансы “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамланды. Самаралылар бик канәгать булып,  өйләренә таралышты.

- Концерт бер сулыштай үтте, — дип үзенең киче­решләре белән уртаклашты тамаша­чыларның берсе Айгөл Хәкимова. — Аны рухи-әхлакый тәрбия чарасы буларак та кабул итәргә була – сәхнәдән күпме гыйбрәтле киңәшләр яңгырады, үрнәк алырлык, үзебез өчен нәтиҗә ясарлык күренешләр күрсәтелде. Бер сүз белән әйткәндә, Салават Фәтхетдиновның “Һәр кешенең үз чоры, һәр за­ман­ның үз җыры” дип аталган 28 сезон концерты да, һәр­вакыттагыча, югары дәрә­җәдә әзерләнгән.

Казан артистлары да әле сәхнәдән, әле зәңгәр экраннан Самара турында фикерләрен әйтеп торалар. Дөресрәге, сүз безнең юллар сыйфаты, андагы бөкеләр турында бара. Салават та үзенең Инстаграммында: “Кешеләр Сочида, Эмиратта ял итсеннәр, ә без Самарада диңгездә йөзәбез”, — дип Волжское һәм Мәскәү шосселары кисешкән җирдәге йөзеп чыгарлык пычрак “диңгезне” видео­га төшереп куйган. Аңардан алдарак килгән Айдар Галимов: “Кар үзе дә эреп бетәр, футбол буенча дөнья чемпионатына юлларыгызны ясап өлгерсәгез ярар иде”, — дигән иде, Аллаһыга шөкер, кар эри башлады, бәлки, юлларга да чират җитеп, 1 апрельдә булачак Рифат Зарипов концертына кадәр алар­ны төзекләндерә башларлар?

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1137

Комментирование запрещено