Камышлыда Туган тел көне

ТК

9нчы сыйныфта укучы кызлар КВНда катнашкан.

“Халыкара туган тел көне” уңаеннан Камышлы китап­ханәсе хезмәткәрләре Зөлфия Яруллина, Сиринә Әһлиуллина һәм татар теле укытучысы Тамара Хисмәтова 5, 8, 9 сыйныф балалары өчен әдәби дәресләр уздырдылар. 

Тугызынчы сыйныф укучылары туган телебезгә багышланган КВН уенында катнаштылар. Укучылар, ике командага бүленеп, телебезне ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәт­теләр. Ике команда да сынатмады һәм бәйге тигез исәп белән тәмамланды.

Сигезенче сыйныф укучы­лары татар язучыларының био­гра­фияләрен әзерләп кил­гәннәр. Балалар аларның әсәр­ләреннән өзекләр укыдылар, татар телендә бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, ә ахырда якташыбыз Зыя Ярмәки шигыренә язылган «Ак каен» җырын башкардылар.

Бишенче сыйныфларда уз­ган дәрес I халыкара «Безнең телебезнең төп чыганагы – фольклор халык авыз иҗаты” акциясенә багышланган иде.  Зөлфия белән Сиринә  балаларга табышмаклар әйттеләр, татар халык әкиятләрен укыдылар, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделер, аларны татарчадан — русчага,  русчадан — татарчага да тәрҗемә иттеләр. Балалар да бу дәрескә бик тырышып әзерләнгәннәр иде, алып баручылар да аларга бик күп яңа мәгълүмат бирделәр.

9нчы сыйныфта укучы кызлар КВНда катнашкан.

9нчы сыйныфта укучы кызлар КВНда катнашкан.

Мактанап әйтергә була — “Халыкара туган тел көне” Камышлы мәктәбендә тиешле дәрәҗәдә узды. Укучыларга татар теле байлыгын җиткерүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тамара Хисмәтовага олы рәхмәтебезне белдереп, киләчәктә дә шулай бер­гәләшеп, кулга-кул тотынышып эшләргә насыйп булсын иде, дип телибез.

Римма ГАЛИМУЛЛИНА,Зөлфия ЯРУЛЛИНА.

Камышлы авылы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1329

Комментирование запрещено