Балалар бабалары турында сөйләделәр

Орденнар ни сойли1

91 яшьлек сугыш батыры Гомәр ага Хәлиуллин, онык­чыгы Аделина Гайзуллина (уңнан икенче), Әминә Хәйрова һәм Андрей Герасимов.

Региональ “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган “Орден-медальләр батырлык хакында сөйли” акциясенә Самараның “Яктылык “ татар мәктәбендә йомгак ясалды.

Бу акциягә җан өргән “Дус­лык” татар иҗади-иҗти­магый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Муса улы Галәүтдиновның туган авылы Бикүледә (Татар­стан­ның Нурлат районы) шундый акциянең бик уңышлы үтүе турында “Бердәмлек”нең 9нчы санында (28 февраль, 2017 ел) язган идек инде. Менә хәзер эстафета Самара өлкәсенә бирелде.

23 февраль — Ватанны сак­лаучылар көненә багышлап уздырылган бу чарада өлкәнең күпчелек татар мәктәпләре катнашты. Укучы балалар башта үз сыйныфларында, аннан бөтен мәктәп укучылары алдында сугышта катнашкан бабаларының батырлыгы өчен хөкүмәт тарафыннан бирелгән орден-медальләре турында сөй­лә­деләр. Шул эшләрнең иң яхшылары Самараның “Яктылык” мәктәбендә уздырылган йомгак­лау конкурсында яңгырады.

Кызганычка, көн буранлы, ә юллар бозлавык булу сә­бәпле, авыллардан килү­челәр аз булды. Похвистнево районының Мәчәләй мәктәбе укытучысы Бибинур Газизова гына иң яхшы эш язган өч укучысын алып килә алды. Ә менә “Яктылык” мәктәбеннән чыгыш ясаучылар күп иде. Кечкенә генә балаларның, шундый зур хезмәт куеп, ерак бабаларының кай җирләрдә сугышуы, нинди орден-мәдальләр белән бүләкләнүе, сугыштан соңгы хезмәте һәм әбиләренең тылдагы авыр тормышы турында тәфсилләп язулары, матур итеп сөйләп бирүләре соклану хисе уята.

Хәтер кичәсен алып баручы Идеал Муса улы: “Элек мондый кичәләрне сугыш ветераннарын чакырып, чәй өстәле артында уздыра идек”, — дип әйтте. Әйе, кызга­нычка, ветераннарның саны көн­нән-көн кими бара. Бу көнне “Як­тылык”ка сугышта катнашкан бер генә кеше – 91 яшьлек Гомәр Хәлиулла улы Хә­лиуллов килгән иде. Аның турында оныкчыгы – 1″А» сыйныфы укучысы Аделина Гайзуллина  сөйләде. Ульян өлкәсенең Лесная Кубань авылында туып үскән Гомәр ага Хәлиуллин II Украин фронты составында Украинаны, Румынияне, Чехословакияне азат итүдә катнаша, батырлыгы өчен “Жуков”, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңүдә катнашкан өчен” медальләре белән бүләкләнә. Гомәр Хәлиулла улы, туксаннан узган булуына карамас­тан, төз буйлы, ачык йөзле, пөхтә һәм динле татар карты булып, балалары һәм онык­лары тәрбиясендә яши. Чыгышы ахырында Аделина Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә Фәтхерахман Әхмәдиев язган “Озатып вокзаллар каршында” җырын җырлап җибәргәч, залдагылар да аңа кушылмый түзә алмады.

Орденнар ни сойли1

91 яшьлек сугыш батыры Гомәр ага Хәлиуллин, онык­чыгы Аделина Гайзуллина (уңнан икенче), Әминә Хәйрова һәм Андрей Герасимов.

Идеал Галәүтдинов Дамир Шәмсетдиновка бүләк тапшыра.

Идеал Галәүтдинов Дамир Шәмсетдиновка бүләк тапшыра.

Очрашуда чыгыш ясаган "Яктылык"ның 1"А" сыйныфы укучылары (сулдан уңга) Сафия Шәфигуллина һәм Диләрә Шириязданова.

Очрашуда чыгыш ясаган «Яктылык»ның 1″А» сыйныфы укучылары (сулдан уңга) Сафия Шәфигуллина һәм Диләрә Шириязданова.

Жюри әгъзасы Рифкать Хуҗин 1"А" сыйныфы укучысы Рушания Хөснет­динова белән.

Жюри әгъзасы Рифкать Хуҗин 1″А» сыйныфы укучысы Рушания Хөснет­динова белән.

IMG_2149 IMG_2152 IMG_2161

IMG_2164Шул ук сыйныфта укучы Әмир Баһаутдиновның чыгышы да бик эчтәлекле. Әмир бабасы турында күп белә һәм горурланып сөйли. Тупли авылында яшәгән Шәриф Ильязов кечкенәдән тимерюлчы булырга хыялланган. Бишенче сыйныфны тәмамлагач ук хыялы артыннан Куйбышевка, тимер юл училищесына керергә дип бара. Ләкин, әле бик яшь булу сәбәпле, малайны анда кертмиләр, ә менә шофер курсларына алалар. Сугышта да аңа башта машина йөртүче булырга туры килә. Ә Курск дугасы сугышына ул инде танк йөртүче булып керә.  Шәриф Гарифулла улы Кенигсберг янындагы сугышта икенче мәртәбә яраланып госпитальгә эләгә һәм шуның аркасында гына Берлинга кадәр барып җитә алмый. Ул дүрт дошман самолетын бәреп төшергәне өчен “II дәрәҗә Дан ордены”, “Германияне җиңүдә катнашкан өчен” һәм “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Әмирнең классташы Сания Низаметдинованың бабасы Зәбих ага Шәрипов сугышка әле 1939 елда ук эләгә. Фин сугышында үзен батырларча күрсәткәне өчен аны командирлар әзерләү курсларына укырга җибәрәләр. Германия белән сугыш башланганда Зәбих Вәлиәхмәт улы инде тәҗрибәле сугышчы була. Ул яралы иптәшен сугыш кырыннан алып чыга, үзен дә ике мәртәбә снаряд төшкән җир белән каплап китә, ә иптәшләре аны казып чыгаралар. Германия белән сугыш тәмамлангач та Зәбих туган якларына тиз генә кайта алмый, 1945 елда аны Манчжуриягә җибәрәләр. Ул һәрвакыт күкрәгендә  әнисе язып биргән доганы йөртә һәм шул аны саклый да. Зәбих Шәрипов сугыштан соң Жуков медале, I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

Мәчәләй мәктәбе укучысы Рафаэль Иваев та үзенең бабасы Шамил Канюкаев турында зур горурлык белән сөйләде. Богырыслан педучилищесын тәмамлаган Шамил Җәлил улы 1942 елда “Катюша” артиллерия установкалары белән эш итәргә өйрәнә һәм Украина фронтына җибәрелә. Ул Днепр елгасын кичеп чыгу,  Дзержинск, Днепродзержинск шәһәрләрен, Австрия башкаласы Венаны азат итү өчен “III дәрәҗә  Кутузов ордены”, “I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены” белән бүләкләнә. Ә сугыштан соң Шамил Җәлил улы укытучы булып эшли, депутат буларак халык мәнфәгатьләрен яклый.

Шул ук мәктәптә укучы 9нчы сыйныф укучысы Алсу Булатова Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Абдулла Әитовның Әфганстанда һәлак булуы, аның истәлегенә  Мәчәләйдә һәйкәл куелуы, ә Канюкаев Рафаэль — Төньяк Кавказда хәрби бурычын үтәгән Марат Канюкаевның, Наил Исмәгыйлевның, бүгенге көндә “Восход” авыл хуҗалыгы предприятиесе белән җитәкчелек итүче Ринат Искәндәровларның хәрби юлы турында сөйләде.

Гомумән, бөтен чыгышлар да кызыклы, эчтәлекле булды. Тик менә, газета күләме бик кечкенә булу сәбәпле, аларның барысын да биредә китереп булмый. Шулай да, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәф­гать Әһлиуллинның оныгы — “Яктылык” мәктәбенең 1нче сый­ныфында укучы Сафия Шәфигуллинаның, Сталинградны дош­маннан саклаганда батырлык күрсәткән, дәү әби­се­нең энесе Әх­мәт­гали бабасы Сафиуллин турындагы хезмә­тен, шулай ук күп ел­лар редакциябездә фото­­хәбәрче булып эшләгән Әнәс Мингалиевның оныгы Сафиянең Тупли авылыннан сугышка киткән туганнары Исхак һәм Вәли Локмановлар, Минсафа Мингалиев, Минниса Галимова, әбисе ягыннан Шакирҗан һәм Сөләйман Вә­лиев­лар турындагы язмала­рын билгеләп үтмичә булдыра алмыйм. Шулай ук “Сәлам” газетасы хәбәрчесе Фә­рит Ши­рияздановның оныгы Ди­лә­рәнең дә хезмәте бик саллы. Ул Фин, Япон сугышларында катнашып, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән Мөхәммәтнур бабасы Шириязданов һәм тылда эшләгән әбисе Камәр Гайзулла кызы турында сөйләде.

Ахырда “Бабаларым һәм әбиләремнең сугышчан һәм хезмәт бүләкләре нәрсә турында сөйли” дип аталган акциядә катнашучыларны бүләкләү тантанасы үткәрелде. Өлкә татар “Дуслык” иҗади-иҗтимагый  оешмасы исеменнән Идеал Галәүтдинов җиңүчеләргә шушы чарага махсус эш­лә­телгән медальләр, “Утлы еллар батырлыгы” һәм “Россия Дәүләтен сак­лаучы һәм төзүче Бөек татарлар” дигән бай эчтәлекле китаплар белән бүләкләде.

Чарадан соң мәктәп ашха­нәсендә чәй эчәргә җыелган хезмәт ветераннары Таһир ага Мамышев, Рәфгать ага Рә­­фәгыйтдинов, Харис ага Гый­ниятуллин, мәктәп директоры Радик Газизов, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе  Рифкать Хуҗин, “Бер­дәмлек” газетасының баш мө­хиррире Рәфгать Әһлиуллин һәм шушы чараны оештыручы Идеал Галәүтдинов мондый ак­цияләрнең татар мәк­тәп­лә­рендә генә түгел, өлкәнең башка белем бирү үзәкләрендә дә үткәрелүе ләзим, дип бу эшне тагын да киңрәк җәелдерү планнары белән уртаклаштылар.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Винер НУРМӨХӘМИТОВ һәм Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1330

Комментирование запрещено