Өлкәбездә хатын-кызлар көне киң күләмдә билгеләнде. Бәйрәм алдыннан өлкә губернаторы Николай Меркушкин Самараның опера һәм балет театры бинасында үткәрелгән тантаналы җыелышта меңнән артык хатын-кызларыбызга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте, үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткереп, төбәгебезнең сигез хатын-кызына дәүләт һәм өлкә бүләкләре тапшырды.
Самараның 25нче санлы мәктәбендә 40 елдан артык физика дәресен укыткан, өлкәбездә “СССРның халык укытучысы” һәм төбәгебезнең “Мактаулы гражданины” исемнәренә лаек булган бердәнбер мәгариф хезмәткәре Евгения Александровна Аршлутованың хезмәтен Николай Иванович Меркушкин аерым билгеләп үтеп, аны олуг юбилее белән котлады.
Тантанага өлкә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова, “Ыргыз” өлкә башкорт газетасы мөхәррире Сәлимә Игенбетова-Краснова һәм тагын башка милләт вәкилләре дә чакырылган иде.
Просмотров: 1109