Келәмдә – көндәш, тормышта – дус

70 килограммга кадәр авырлык ка­тегориясендә беренче һәм өченче урын­нарны яулаучы  Әбдекәрим Шаралиев һәм Ильяс Шәрипов (“Яктылык мәк­тәбе”), икенче урында Александр Мар­тынов (Тольятти шәһәре).Мартның беренче көннәрендә Самара­да көрәш буенча өлкә ярышлары узды. Алдагы елларда ул “Яктылык” татар мәктәбендә үткәрелеп килгән булса, быел өлкәбезнең төрле төбәкләреннән килгән көрәшчеләр “Виктория” спорт комплексында җыелды. Аларның үлчәү категорияләрен күздә тотып, ярыш ун төркемдә оештырылды.

2010 елдан алып өлкәбезнең милли-мәдәни оешмалары ярдәмендә Самара өлкә татар милли-мәдәни мохтария­те үткәреп килгән бу чара инде күптән зур спорт бәйрәменә әйләнеп, анда катнашучыларның саны елдан-ел арта бара. Ачу тантанасында моны мөхтәрәм кунаклар — өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти  Талип хәзрәт Яруллин да, региональ иҗади-иҗтимагый “Дуслык” оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев та, өлкә “Туган тел” татар оешмасы  президенты Ильяс Шәкүров һәм шәһәр татар автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин да билгеләп уздылар. Ә өлкә администрациясе җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова спортчыларны, килгән кунакларны сәламләгәннән соң, губернатор Николай Меркушкинның тәбрикләү хатын укып узды. Анда бу турнирның  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкара дуслыкны ныгыту чарасы буларак та зур мәгънәгә ия булуы билгеләнгән иде.

Чарада катнашкан 120дән артык спортчы арасында чынлап та татарлардан тыш башка милләт вәкилләре дә күп иде. Тольяттиның “Свежий ветер” иҗат үзәгендә көрәш белән шөгыльләнүче Семен Сапинов: “Спортта милләт, тән төсе буенча аерма булырга тиеш түгел. Безнең клубта да төрле милләт балалары шөгыльләнә, тренерыбыз Руслан Даниуллов һәрвакыт: “Келәмдә — көндәш, тормышта — дус!” - дип, безне гел тату яшәргә өйрәтә. Бу — безнең төп кагыйдәбез”, — дип сөйләде. Финалга чыккан спортчылар арасында бу клуб вәкилләренең шактый күп булуы, монда көрәш белән җитди шөгыльләнүләре турында сөйлидер, мөгаен.  Берничә авырлыкта икенче-өченче урыннар да нәкъ аларныкы булды.

Камышлы районында да көрәш алымнарын өйрәнергә теләүчеләр шактый гына икән. Бу көнне аннан 6 көрәшче килгән иде.

- Кызганыч ки, районда балаларны профессионал дәрәҗәдә әзерләрлек тренерлар юк, читтән чакырып карыйбыз, тик алар хезмәт хакын күп сорыйлар. Әлегә мин егетләрне үзем белгәннәргә өйрәтәм, күрше төбәкләргә махсус секцияләргә йөреп, көрәш белән шөгыльләнүчеләребез дә бар, — дип сөйли 1992 — 2007 елларда район спорт комитетын җитәкләгән Наил Хәйров. -  Үзебезнең егетләргә карап, “Көрәш рухы татарларның канында”, — дигән әйтемнең хак булуына инанам, мөмкинлекләр күп булмаса да, район, өлкә күләмендә үткән ярышларда шактый үрләр яулаган көрәшчеләребез белән горурлана алабыз. Бүген 75 килограмм авырлык категориясендә көрәшүче Кәрим Уразмәтовның исеме Татарстанда да күпләргә таныш.

Күптән түгел Тольяттида үткән көрәш буенча Россия чемпионатында үз авырлы­гында беренче урын яулаган бу егеткә өлкә ярышында да җанатарлары күп өмет баглаган иде. Тик, финалда судья белән ризалашмыйча бәхәсләшкән өчен, спортчыны турнир таблицасының иң аскы рәтенә төшерделәр һәм Кәрим көндәше – ЦСКА Самара клубы Владимир Сивковка беренчелеккә чыгарга юл бирде.

Бу көнне кайсы гына төр­кемне алма – җиңүчеләр исем­легенең шактый өлешен Са­мараның “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче көрәш секциясендә шө­гыльләнүчеләр биләде. 35-40 килограмм авырлык категория­сендә берен­че урын Ленар Сафинда булса, 50 килограммга кадәр авырлыкта Камил Әхмәтвәлиевка тиңнәр табылмады. Усанбой Сәидрәхманов (55 килограммга кадәр), Равил Шәмшетдинов (55-60 килограмм авырлыкта) һәм Әбдекәрим Шаралиев (70 килограммга кадәр)  та көндәшләренә беренчелекне бирмәделәр. Икенче-өченче урын­ны яулаучылар арасында да “яктылык”лылар шактый булды. Монда инде аларның тренерлары, Руслан Йосыповның да өлеше зур.

- Секциябез — бүгенге ярыш­ларның яшьтәше, нәкъ җиде ел элек эшли башлады. Анда 7 яшьтән 17-18 яшькәчә балалар бушка шөгыльләнә. Аларның барысы да югары уңышларга ирешмәсә дә, балаларның сәламәтлеген ныгытуны, урам йогынтысыннан тартып алуны, аларда татар халкының милли горурлыгы булган татар көрәшенә мәхәббәт тәрбияләүне, аларны көрәш элементлары белән таныштыруны күздә тотабыз. Ә бүгенге кебек турнирлар көчле көрәшчеләрне сайлап алу мөмкинлеген бирә, — дип сөйләде тренер.

Грек-рим көрәше буенча Россиянең һәм көрәш буенча спорт мастеры исем­нәренә лаек булган Руслан Йосыпов җиде ел инде өлкә ярышларының хөкемдары вазифасын да үти. Гадел, тырыш булганы, спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен аны тантаналы рәвештә Самара шәһәре Думасының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләделәр.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының музыкаль чыгышлары белән үрелеп барган спорт бәйрәме әкрен генә ахырына якынлашты. Җиңүчеләргә грамоталар һәм чараның төп иганәчесе, Самараның Промышленность районы администрациясе башлыгы Минәхмәт Хәлиуллов әзерләгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

70 килограммга кадәр авырлык ка­тегориясендә беренче һәм өченче урын­нарны яулаучы  Әбдекәрим Шаралиев һәм Ильяс Шәрипов (“Яктылык мәк­тәбе”), икенче урында Александр Мар­тынов (Тольятти шәһәре).

70 килограммга кадәр авырлык ка­тегориясендә беренче һәм өченче урын­нарны яулаучы Әбдекәрим Шаралиев һәм Ильяс Шәрипов (“Яктылык мәк­тәбе”), икенче урында Александр Мар­тынов (Тольятти шәһәре).

Руслан ЙОСЫПОВ.

Руслан ЙОСЫПОВ.

35 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче-икенче урыннарны алучы Артур Шоховны, Александр Казачковны (Виктория клубы) һәм өченче урынны биләүче Никита Филипповны (Тольятти шәһәре) Минәхмәт Хәлиуллов тәбрикли.

35 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче-икенче урыннарны алучы Артур Шоховны, Александр Казачковны («Виктория» клубы) һәм өченче урынны биләүче Никита Филипповны (Тольятти шәһәре) Минәхмәт Хәлиуллов тәбрикли.

60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Самараның Яктылык татар мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады. Беренче урында - Равил Шәмшетдинов, икенчедә - Гулжигит Жанарбек, ә Исраил Талабаев өченче урынга лаек булдылар.

60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады. Беренче урында — Равил Шәмшетдинов, икенчедә — Гулжигит Жанарбек, ә Исраил Талабаев өченче урынга лаек булдылар.

 65 килограмм авырлык категориясендә Дмитрий Бычков (Виктория клубы) - беренче, ә Никита Мальгин һәм Бекзот Ибраһимов (Тольятти шәһәре) икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.

65 килограмм авырлык категориясендә Дмитрий Бычков («Виктория» клубы) — беренче, ә Никита Мальгин һәм Бекзот Ибраһимов (Тольятти шәһәре) икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.

ТНВ каналы алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова яшь көрәшче Данир Вагыйзовтан(Самараның Яктылык татар мәктәбе укучысы) интервью ала.

«ТНВ» каналы алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова яшь көрәшче Данир Вагыйзовтан (Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучысы) интервью ала.

Тольяттиның Свежий ветер иҗат клубы көрәшчеләре тренерлары Руслан Даниуллов (уртада) белән.

Тольяттиның «Свежий ветер» иҗат клубы көрәшчеләре тренерлары Руслан Даниуллов (уртада) белән.

IMG_1257 IMG_1265 IMG_1288 IMG_1296 IMG_1303 IMG_1332 IMG_1382Җиңелү ачысын татыганнар да үпкә белдермәделәр, “Икенче елга беренче урыннар безнеке булыр, күрерсез әле”, — дип, көндәшләре белән дусларча кул биреп саубуллаштылар.

Өлкәбездә үткәрелгән мондый очрашулар, беренчедән, көрәшчеләрнең осталыкларын арттырырга, үзләрен сынап карарга, башкаларның көрәш алымнарын күзәтергә ярдәм итсә, икенчедән, күңелләрдә әйбәт тәэсир, кызыклы хати­рәләр калдыра.

Алия АРСЛАНОВА.

Автор фотосурәтләре.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Борьба куреш пользуется популярностью среди молодых спортсменов

Просмотров: 1387

Один комментарий