Һаваларда очкан аккошларның
Эзләреннән болыт агарган.
Картлык чорыбыз җиткәч кенә
Гомереңне Аллам ник алган?
Кошларыма чыгып сиптем
Ашасыннар диеп бодай.
Бирмәде шул тигез гомер
Безгә, бәгырем, бер Ходай.
Җәен йортта үскән гөлләреңне
Өйгә кертәм көзләрен.
Шул гөлләр арасында яшим хәзер,
Алсу гөлләрдәй иде йөзләрең.
Көлеп төшкән рәсемнәрең белән
Боек күңелемне юатасың.
Таң атканда «Тәлгать» диеп,
Пышылдап бит уятасың.
Уянам да ятагымны карыйм,
Кайтып яткансың күк күңелгә.
Шулай үтәр минем көннәр-төннәр
Сине өзелеп сагынып гомергә.
Ялгыз йортым, үзем, буш нигезем
Бәскә охшаган ап-ак чәчем.
Картлык көнем үтә шулай,
Саргаеп бара сагышлы йөзем.
Һичкайчанда истән чыкмас,
Җәмәгатем, нурлы йөзең.
Менә тагы бер ел үтте,
Бакыйлыкка күчүеңә 9 елың.
Тәлгать ВАҺАҖЕВ.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1047