Сез озак еллар “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе булып торасыз, өлкә татарларына Похвистнево районында узган милли һәм иҗтимагый чаралар, бәйгеләр турында хәбәрләр җиткерәсез. Дини тәрбия, туган тел темаларына, милләт язмышына багышланган язмаларыгыз да байтак.
Укучыларыбыз сезнең шигырьләрне, гыйбрәтле хикәяләрне дә көтеп алалар, яратып укыйлар. Аларда табигатьнең гүзәллеге, дөньяларның матурлыгы, тормышның яме чагыла. Кайберләрендә үзәкөзгеч юксыну, хатын-кызның моңлы күңеленнән саркып чыккан сагыш та бар.
Саимә апа, сез бит әле кул остасы да. Чиккән пәрдә- челтәрләрегез, сөлгеләрегез күпме өйләрнең түрен бизи! Ә күпме кулъяулыкларыгызны, бәйләгән оекбашларыгызны, өлкәбезнең һәм Татарстанның төрле почмакларыннан килгән мөхтәрәм кунакларга бүләк иттегез! Ә сезнең кулдан алган иң кадерле бүләк — ул, әлбәттә, сезнең шигырьләр җыентыклары. Без дә “Бердәмлек” редакциясендә өч җыентыгыгызны кадерләп саклыйбыз.
Хөрмәтле Саимә апабыз! Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңа иҗади уңышлар телибез. Һәрвакыттагыча көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булып калыгыз. Уй-теләкләрегез киң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын!
“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре исеменнән
баш мөхәррир Рәфгать Әһлиуллин.
Просмотров: 1379
Саимя Апа!!!С Юбилеем Вас!!!Живите на радость всем долго-долго!!!
Красота-то какая и вкуснятина! Хочу хочу бавырсак!!!