Яшьләрнең Сайлау комиссиясе һәм Өлкә Сайлау комиссиясе белән берлектә Халыклар дуслыгы йортында “Гражданин” дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде.
Анда Самара өлкәсенең казах, немец, таҗик, башкорт, мордва, төркмән, чечен оешмалары катнашты. 16-30 яшьтәгеләр өчен бу уен бик тә кызыклы булды.
Башкорт командасында Рәсүл Вилданов, Илнур Нигъмәтуллин, Идрис Кильдигушев, Гөлнур Рыбакова, Әлзирә Заһидуллина уйнады. Башкорт әкияте батыры исеме буенча “Алдар” дип аталган командабызның капитаны итеп Рәсүл Вилданов сайланды.
Россия Федерациясе Конституциясе, гражданнарның хокуклары буенча кроссвордлар чишү, пазллардан торган Россия картасын төзү бик җиңел эш түгел иде. Ләкин “Алдар” сынатмады. Россия картасын команда әгъзалары 1 минут 56 секундта җыеп бетерде, сорауларга җаваплар өчен дә жюри аларга югары бәя бирде.
2007 — 2008 елларда башкорт командасы “Брейн-ринг” уенында катнашып, икенче урынны яулаган булса, менә 10 ел үткәч, ниһаять, ул җиңүгә иреште!
Шулай итеп, беренче урында — башкортлар, икенче урында — казахлар, ә өченче урында немецлар командасы. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
Командалар киләчәктә дә шундый кызыклы уеннарда катнашырга теләк белдерделәр.
Гөлнур МУСИНА.
Просмотров: 1274