Мондый егетләре булган милләтнең киләчәге бар

якуповМәскәү татары Рәмис Хәмит улы Якупов белән мине өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Шамил Галимов таныштырды. Гаҗәп хәл – Рәмис, Мәскәүдә яшәүче татар егете, Самара университетының социология бүлегендә укый икән. Ә Халыклар дуслыгы йортына татарларны эзләп килгән.

- Мин кая гына барсам да, беренче чиратта татарларны эзләп табарга, алар белән элем­тә урнаштырырга тырышам, — дип башлады сүзен мө­ла­ем йөзле кызыксынучан бу егет.

…Рәмиснең тамыр төбе Түбән Новгород төбәгеннән икән. Әтисе Хәмит һәм әнисе На­дирә Мәскәүгә 1984 елда килеп урнашканнар, ике елдан соң уллары Рәмис туган.

- Әти урнаштырган тәр­тип буенча без өйдә тик татарча гына сөйләшергә, ә җәйне авылда, әби-бабайлар янында уздырырга тиеш идек. Шуңа да мин үз телем­не яхшы беләм, зур шәһәрдә яшәвемә карамастан, татарлар белән аралашырга ашкынам. Мәктәптә укыганда да татар малайлары белән  генә дус булдым. Бер-беребез өчен җан атып, ярдәмләшеп яшәдек. Әле дә аралашып торабыз. Югары уку йортында экономика фәнен өйрәнгәндә дә без, татар студентлары, бергә идек…

Зур шәһәрдә югалмас өчен, Мәскәү татарлары Измайлов паркын үзләренең очрашу урыны ясаганнар. Шимбә, якшәмбе көннәрендә анда һава сулап йөрүче әби-бабайларны да, урта буын кешеләрен дә, насыйп ярын эзләүче яшьләрне дә очратырга була.

- Элек Самарада да шундый урын булган, диләр. Загородный парктагы “Пятачок”та яшьләр биегәннәр, җырлаган­нар. Тик күптән инде татарлар анда йөрмиләр икән. Ә  Мәскәүдә бу  гадәт югалмаган. Гармунлы-җырлы кичәләр үткәрелмәсә дә, татарлар һаман Измайлов паркында очраша. Бу безнең урын, — дип сөйли Рәмис. — Апамның улы да, тагын берничә туга­ныбыз да шунда танышып өйлә­нештеләр.

Рәмис Хәмит улы мәктәптә укыганда да, студент чагында да дини иҗтимагый оешмалар эшендә актив катнаша, иптәшләре белән олы яшьтәге, ярдәмгә мохтаҗ милләттәшләре исемлеге буенча “адреслы” ярдәм күрсәтә, әтисенә ияреп җомга намазларына йөргәндә, имамнарның вәгазьләрен йотлыгып тыңлый. Бигрәк тә ул вакытта Чувашия мөфтие булып хезмәт иткән Әлбир Кыргановның вәгазьләре ошый аңа. Рәмис һәм  үзе кебек дин юлында булган татар егетләре аның вәгазьләрен тыңларга дип Чебоксарга хәтле махсус барып йөриләр. Ә Әлбир хәзрәт Мәскәү шәһәре мөфтие итеп куелгач, Рәмис һәрвакыт аның янында булырга тырыша.

Әлбир хәзрәт — заманча фикер йөртүче чын татар мөф­тие. Ул күп белүче, иркен фикер йөртүче лидер. Шуңа да мин аның янындарак булырга теләп, 2013 елда Мәскәү мөф­тиятендә яшьләр эшләре белән җитәкчелек итәргә алындым.

Мәскәү мэры Сергей Собянин Мәскәү татарларына Таганка районында бина биреп, анда Татар үзәге булдырылгач, көрәш, футбол буенча ярышлар үткәрелә, ирләр өчен Зыя­лылар (интеллектуальләр) клу­бы, хатын-кызлар өчен кул эшләре түгәрәге эшли башлый. Хәйрия акчасына яшьләр ялгыз әби-бабайлар янына барып йөриләр, аларга нәрсә кирәк – шуны илтәләр, мөфтият чыгарган “Мәхәллә” газетасы, татар телендәге башка басмалар белән тәэмин итеп торалар, күп вакытны  алар белән телефоннан сөйләшеп уздыралар. Ялгыз кешеләргә андый аралашу бик кирәк, дип саныйлар алар.

- Без олы кешеләребезне их­тирам һәм игътибар белән әй­ләндереп алырга тырыша­быз. Шуңа да мин Самара универ­ситетының cоциология бүле­генә укырга кердем. Анда мин динле, ихлас күңелле татар егетләре белән таныштым.

Укытучым Михаил Глебович Федоров Халыклар дуслыгы йорты белән бик тыгыз элемтәдә тора икән. Ул мине монда алып килде дә инде. Самараның татар оешмалары, мәчете, татар газета-журналлары татар телебезне, гореф-гадәтләребезне сак­­лап калу өчен бик күп эшли. Лә­кин бу гына аз. Гаиләдә, бала кечкенә чакта ук, аның йөрәгенә татарлык оеткысы салу, гомере буе үз дине, үз милләте өчен җан атып яшәрлек итеп тәрбияләү өчен, бик күп көч куярга кирәк.

Әңгәмәдәш — Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1231

Комментирование запрещено