Россия — туган илем,
Данга күмә җир йөзен.
Һәркемнең күңел түрендә
Иң кадерле бу исем.
Бишегеңдә тирбәттең,
Кочагыңда үстердең.
Россия — туган илем,
Яшәүгә көч-дәрт бирдең.
Төрле милләт халкын,
Кер тидерми саклыйсың.
Үсешләргә, яңалыкларга,
Армый-талмый атлыйсың.
Гасырлардан-гасырларга
Даның илләр йөзендә.
Исемең үлмәс, мәңге яшәр -
Халкың йөрәге түрендә!
Бар галәмне яктыртучы,
Гүя нур сибүче кояш син.
Россия — туган җирем,
Бәхет чыганагы син.
Сәимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 1283