Яз башлану белән, 2 мартта, без бик якын кешебезне — хезмәт ветеранын, хөрмәтле әниебезне, әбиебезне Гыймадый кызы Зәһидә Шәйдуллинаны мәңгегә югалттык. Гаиләбез һәм барлык авылдашлар өчен ул бик тырыш, игътибарлы, гадел кеше иде. Ярдәм һәм киңәш сораучыларга һәрвакытта да җылы, яхшы сүз генә ишеттерде.
Безнең газиз кешебезне соңгы юлга озатырга җыелган, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән туганнарга, Камышлыдан килгән якыннарыбызга, Яңа Ярмәк һәм Байтуган авылларында яшәүче кода-кодагыйларга, мәчет олыларына, күршеләргә, дусларга, авыл халкына, халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренә, җитәкчесе Гали Каюмовка чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезгә Аллаһының рәхмәте яусын. Барчагызга да исәнлек-саулык телибез, сезнең капкагызны вакытлы-вакытсыз кайгы җиле какмасын. Рәхмәт сезгә, изге җанлы кешеләр.
Мәрхүмәнең кызлары Илхамия Яруллина, Кәдрия Минегалимова, Фәния Гайфуллина, кияүләре, балалары, оныклары.
Иске Ярмәк авылы.
КОНТЕКСТ:
Жертва суровой истории / «Шөкер итеп яшим»
Просмотров: 1306