Яңаярмәклеләр Карга боткасын авыз иттеләр (ФОТОСУРӘТЛӘР)

DSC_1204Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында язны күңелле каршы алдылар.

Борын-борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар. Аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар, ахырдан ботка ашаганнар.

11 мартта Яңа Ярмәк авылы үзәгендә дә, мәчет янындагы мәйданда, «Карга туе» бәйрәме узды. Иртән-иртүк биредә татар көйләре ишетелә башлады. Тирә-юньгә тәмле исләр таратып, шашлык кыза, зур казаннарда берничә төрле ботка пешә, само­варлар пар бөркеп кайнап утырә, ә киң өстәл өсте авыл халкы тарафыннан әзерләнгән милли аш-сулардан сыгылып тора.  Әнә табада чаж-чыж килеп коймаклар да кызара башлады. Сабан туе диярсең, күрше авыллардан сәүдәгәрләр килеп, сату палаткаларын тезеп куйдылар. Апалар, әбиләр иң матур күлмәкләрен киеп, аллы-гөлле шәлләрен беркәнеп чыкканнар. Яз бит, бу вакытта аеруча гүзәл буласы килә.

Авыл җирлеге башлыгы Рәсих Әхмәтзыя улы Габидуллин биредә яшәүчеләрне “Карга туе” бәйрәме һәм 8нче Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, үзенең теләкләрен белдерде, шушы бәйрәмне оештыруда катнашкан спонсорларның барысына да зур рәхмәтләрен җиткерде.

Аңардан соң  кунакларны Мәдәният йор­ты­ның җитәкчесе Рузалия ханым Гафурова сәлам­лә­де. Авыл үзешчәннәре һәм мәктәп уку­чылары — барысы да күңелне кү­тә­рердәй бик матур җырлар, бию­ләр башкардылар, төрле сәх­нә күренешләрендә катнаштылар.

Ниһаять, ботка пешеп җитте… “Тәмле микән боткасы, авыз итәек әле. Матур язны каршылап, бәйрәм итәек әле”,дип, бәйрәмне алып баручылар авыл халкын казан янына чакырып алдылар.

DSC_1190DSC_1191 DSC_1193 DSC_1194 DSC_1199 DSC_1202 DSC_1204 DSC_1205 DSC_1208 DSC_1213 DSC_1214 DSC_1219 DSC_1226 DSC_1227 DSC_1240 DSC_1241 DSC_1242Менә мәчеттән чыккан бабайлар өстәл артына узды, аннан әбиләр, апалар утырышты. Бу вакытта авыл китапханәчесе Алисә Хаматшина балалардан төрле уеннар уйнатты. Соңрак алар да бәйрәм табыны тирәли җыелдылар.

Урам кичкә кадәр гөрләп торды. Тирә-юньдә яңгыраган көй-моңнарны тыңлый-тыңлый, “Карга туе” бәйрәменә килү­че­ләрнең яше, карты рәхәтләнеп үзара аралашты, тәмле ризык­лар белән сыйланды. 

samtatnews.ru

Просмотров: 1471

Комментирование запрещено