Бөтен авыл елады

image21 январьдә Иске Ярмәк авылына кара кайгы килде. Укытучы Алсу Наил кызы Әхмәтҗанова мәңгелеккә күзен йомды. Алсуны соңгы юлга озатырга туганнары, күршеләре, укучылары, хезмәттәшләре җыелдылар. Мәрхүмәнең әнисе Флера апайның, якыннарының кайгысын уртаклашабыз һәм Ходай Тәгаләдән сабырлык сорыйбыз.

Ананың сөекле кызын соңгы кат битләреннән сыйпап хушлашуы, илереп елавы беребезне дә битараф калдырмады, бөтен авыл елады. Шулай, Җиргә беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Менә вакытсыз китүләр генә йөрәкләрне телгәли.

Яшәү матур, тормыш җиңеләйгәч
Китеп бардым ямьле дөньядан.
Каршы торып булмый Газраильгә
Тәкъдиремә шулай язылган. 

Елама, әнкәй, мин киткәнгә,
Сагыш-утка салма үзеңне.
Язмышларым шулай булгандыр,
Борчылма, сакла үзеңне.

Авыр булса да бирешмә, әнкәй,
Дога укып тор син миңа.
Янәшәңдә кызларың-оныкларың,
Бәхет, исәнлек телә аларга.

Иртәләрен торган йортка килеп,
Җилләр булып тәрәз кагармын,
Авыр булды сездән аерылулар,
Якыннарым, сыйныфташларым.

Зөлфирә ИДИЯТОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Всевышний, как видно, забирает лучших

Просмотров: 1233

Комментирование запрещено