Догам булып барсын

iАвылдашыбыз, абыебызның якын дусты Исламнур абый Гайфулла улы Хаматшинга багышлыйм.

Кеше туа бу ак дөньяларга

Үтәр өчен язмыш сынавын,

Игелекләр кылып яшәр өчен,

Матурлыгын күрен дөньяның.

Балачактан бергә уйнап үсеп,

Мәктәп елын бергә тәмамлап,

Егет булып буйга җиттегез сез

Гомер юлын бергә дәвамлап.

Вакыт җитте сезгә бергә-бергә

Армия сафларына барырга,

Авыл белән сезнең икегезне

Моңсуланып озатып калырга.

Ул чакларда калды бары безгә

Ераклардан хатлар көтәргә,

Польша, Герман чикләрендә сезгә

Насыйп булды хезмәт итәргә.

Гомер буе туганнардай яшәп,

Матур тормыш юлын үттегез.

Гаилә корып, балалар үстереп,

Гомер йомгакларын сүттегез.

Көләч йөзле, тапкыр сүзле булды

Елмаюы китмәс йөзеннән,

Күңелләрең китә күтәрелеп

Аның әйткән төпле сүзеннән.

Кулларына алып тальян гармун

Суза иде моңлы көйләрен,

Кайткан чакта туган авылына

Нурландыра иде өйләрен.

Һәр эшкә дә җитез булды үзе,

Гомер буе җикте тимер ат,

Туганнары һәм дә гаиләсе

Аның өчен булды һәрчак шат.

Самарда, автоколоннода

Бик күп еллар тагын эшләде,

Мактауларга да ул лаек булды,

Гәзит битләреннән төшмәде.

Шулай матур гына яшәгәндә

Иркен тойган чакта үзеңне,

Һич кенә дә уйламаган җирдән

Кара болыт каплый күгеңне.

Матур үтте тормыш сукмагыннан -

Үкенерлек түгел үткәне,

Һич кенә дә ышанырлык түгел

Мәңгелеккә аның күчкәне.

Сабырлыклар бирсен Бер Ходаем

Гаиләңә һәм дә туганнарыңа,

Шушы язмам догам булып барып

Ирешсә иде синең рухыңа.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1010

Комментирование запрещено