
Миләүшә Хәйрова ире Рушан, кызлары Алинә, Милана һәм каенанасы Мәрзия әби белән (уллары Әлфис кенә кайтып җитмәгән иде).
Камышлы районы үзәгендә гомер итүче Миләүшә Хәйровага икенче тапкыр ана булу бәхете кырык яшендә насыйп була. Мин аларга барып кергәндә, бәхетле ана сабыен чишендереп тора иде. Урамда һава сулап йөргәннәр икән.
- Рушан белән кавышкач, беренче кызыбыз Алинә дөньяга аваз салды, — дип сөйләп китте Миләүшә ханым. — Ә менә аңардан соң туган икенче кызыбыз бер-ике атна гына яши алды. Шуннан бирле күп еллар бүтәнчә бәбигә уза алмадым. Язмыш сынавына буйсынып, балалар йортыннан тәрбиягә бер яшь тә сигез айлык улыбыз Әлфисне алып кайттык.
Хәзерге вакытта Алинәбез Татарстанда экономист һөнәрен үзләштерә, ә Әлфисебез Тольятти шәһәрендә һөнәр училищесында укый. Аллаһыга шөкер, улыбыз эчеп-тартып йөрми, тәрбияле, һәрчак шалтыратып хәлебезне белеп тора, кайтып, булышып та китә.
Мин инде озак еллар социаль хезмәткәр, ирем Рушан машина йөртүче булып эшли.
Кырык яшемдә өченче балабызны — Миланабызны тапкач, гаиләдә башка дөнья ачылгандай булды, бәхетебез түгәрәкләнеп китте.
- Пар канатың булганда хәзерге заманда бала тудырып үстерүе шатлык кына бит ул. Ашарга ризык, кияргә кием бар. Кышын азапланып, урманда чана сөйрәп, утын хәзерләп йөрисе дә юк. Зәңгәр ягулык өебезне җылыта, электр янып тора. Өйгә су да кергән, канализациясе дә бар. Нинди авыр заманнарда да безнең буын кешеләре бишәр бәби тудырып, үстереп, аякка бастырды. Ә менә хәзер авылда эш юк, күп җирләр эшкәртелми. Шуңа да яшьләр күбрәк шәһәргә китү ягын карыйлар, — дип Миләүшә ханымның каенанасы Мәрзия әби сүзгә кушылды.
- Баламны тапканда күп авырлыклар кичерергә туры килде, — дип сүзен дәвам итте Миләүшә ханым. — Авырып китеп, операция ясатканнан соң, сабыемны вакытыннан иртәрәк тудырып, реанимациядә ятарга туры килде. Туганда кызымның авырлыгы кило ярымлык кына иде.
Хәзерге яшь хатын-кызларга: “Яшьлек бик тиз үтеп китә ул. Үкенечкә калмасын дисәгез, балаларыгызны вакытында тудырып калырга ашыгыгыз”, — дип әйтәсем килә. Аллаһы Тәгалә үзе шулай язган, без җир йөзендә нәсел дәвам итүчеләр бит, — дип сүзен төгәлләде Миләүшә ханым.

Миләүшә Хәйрова ире Рушан, кызлары Алинә, Милана һәм каенанасы Мәрзия әби белән (уллары Әлфис кенә кайтып җитмәгән иде).
Аның сүзләрендә хаклык бар, минемчә. Бүгенге заман хатын-кызларының күбесе югары белем алып, хезмәт урыннарында карьера ясарга омтылалар. Теләкләренә ирешкәндә яшьләре утыздан узган була инде аларның. Ә бит яшь барган саен хатын-кызга балага узу мөмкинлеге дә азая. Яшьләребезгә моны истә тотып, гаилә кыйммәтлекләрен өстен куярга киңәш итәр идем. Аларга Миләүшә ханым белән Рушан әфәнде кебек шулай сабыйлар бәхетенә сөенеп, пар канатлар булып яшәргә язсын иде.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1207