Елховка районының Тупли авылында яшәүче Җария апа Дәүләтшина күптән түгел 80 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды. Юбилярны котларга балалары, якыннары җыелып, тәм-томнар тулы өстәлләр артында бергәләшеп яшьлек елларын, гаилә тормышындагы төрле вакыйгаларны искә төшерделәр.
Ишле гаиләдә дүртенче, төпчек бала булып туган Җария апага тормышның ачысын бик иртә татырга туры килгән. Аңа дүрт кенә яшь чагында Бөек Ватан сугышы башланып, әтисе Илһам фронтка китә.
- Әтиемне бүгенгедәй хәтерлим, — дип сөйли Җария апа, хатирәләр дөньясына чумып. — Эштән кайтуын көтеп алабыз да апам белән аңа каршы йөгерәбез, ә әти безне күкрәгенә коча да өйгә кадәр күтәреп кайта иде.
Кызганыч ки, аларга кабат күрешергә насыйп булмый, 1945 елның февралендә гаиләгә Илһам абыйның батырларча һәлак булуы турында кара мөһерле хат килеп төшә. Әниләре Галия апага дүрт баланы бер ялгызына аякка бастырырга туры килә.
Сигез яше тулуга Җария Тупли авылының җидееллык мәктәбенә укырга керә. Тыйнак, әниләрчә кайгыртучан беренче укытучысы Кәшифә апа Хәмидуллина шунда ук кызчыкның күңелен яулап ала һәм аның алдагы тормыш юлын билгели. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган Җария Кәшифә апасы кебек укытучы һөнәрен үзләштерергә була.
Тик әнисенең генә яраткан төпчеген яныннан җибәрәсе килми, аны авылда калырга төрлечә үгетли башлый. Шулай да ана кеше кызының ялваруларына озак каршы тора алмый, булган акчасын, бер төенчеккә азык-төлек җыеп, газизен Богырысланга укырга озата.
Шулай итеп, Җария 1953 елда педагогия училищесына укырга керә. Татар мәктәбен тәмамлаган кызга рус телендә укырга ничек кыен булуын ул үзе генә белгәндер. Җитмәсә, авылга кайтып йөрергә бүгенге кебек юллар да, автобуслар да булмый. Шуңа күрә Җариягә әнисе белән бик сирәк күрешергә туры килә. Тик кыз авырлыкларга бирешми һәм дүрт елдан дипломлы белгеч булып, күрше “Коммунар” совхозы мәктәбенә эшкә кайта.
Балачак хыялы чынга ашуга шатланып туя алмаган кыз беренче көннән дәртләнеп балалар укыта башлый. Тик туган авылын, әнисен сагынуга түзә алмыйча, бер-ике елдан ул Туплигә әйләнеп кайта.
- Ул вакытта мәктәп директоры булып Абдулла абый Насыйров эшли иде. Авылга кайтуым булды, мәктәпкә башлангыч сыйныф укытучысы итеп мине эшкә дә алды. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын аңа, — дип сөйли Җария апа.
Яшь укытучы хезмәттәшләренең хөрмәтен тиз яулап ала, укучылар да, ата-аналар да аны ярата. 39 ел гомерен балалар укытуга багышлавына ул бер генә дә үкенми. Намуслы хезмәте өчен Җария Илһам кызы төрле дәрәҗәле бүләкләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны” исеменә дә лаек булган.
Җария апаның гаилә тормышы да күпләргә үрнәк булырлык. Алар ире Тәлгать абый белән биш бала үстергәннәр, бүген җиде оныклары бар, дүрт оныкчыклары да үсеп килә инде. Кызлары Равилә дә әнисенең хезмәт юлыннан китеп, мәктәптә балалар укыта. Ә Җария апада, инде шактый яшьтә булуына да карамастан, әле дә дәрт ташып, рухи күтәренкелек сизелеп тора.
Әнәс МИНГАЛИЕВ.
Автор фотосурәте.
Просмотров: 1184