Сагыну

i5Балачагым хатирәсе итеп
Саклыйм күңелемнең түрендә,
Әнкәм кулы белән пешерелгән
Икмәк тәме һаман телемдә.

Шау-гөр килеп үстек туган йортта,
Туздырдык без еллар тузанын.
Тик ул көннәр бик еракта калган,
Сизмәдек тә еллар узганын.

Белеп үстек икмәк кадерләрен,
Күрмәсәк тә ачлык заманын.
Өстәлеңдә ипи булган чакта
Ач булмый шул инде тамагың.

Әнкәемнең салган ипиләрен
Бер ашыйсы иде авыз тутырып.
Әткәм-әнкәм, туганнарым белән
Чәй эчәсе иде бергә утырып.

Сагындыра гамьсез үсмер чаклар,
Сагындыра нигез ташлары.
Һич тә чыкмас инде күңелемнән
Әнкәемнең катык ашлары.

Юк шул инде, кайтмый ул вакытлар,
Калды бары сагынып сөйләргә.
Әнкәемнең бишек җыры хәзер
Оныкларга калды көйләргә.

Бик кыска шул кеше гомерләре,
Сизелми дә үтеп китә ул.
Күз ачып йомганчы, ашыгып-ашыгып,
Көз иленә безне илтә ул.

Кыска гына шушы гомерләрнең
Белеп яшик берүк кадерен.
Ата-ана күчкәч бакыйлыкка,
Онытмасак иде алар каберен.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1174

Комментирование запрещено