Җитмеш чакрым җирдән килдек без…

Фәхретдин Канюкаев һәм Гөлнара Насыйрова.

Фәхретдин Канюкаев һәм Гөлнара Насыйрова.

Ай, әле бик еракта идек без,

Җитмеш чакрым җирдән

                              килдек без…

Бу көнне нәкъ менә шулай, җырда җырланганча, сагынып, ашкынып  өлкәбезнең төрле авыл-шәһәрләрендә яшәүче хатын-кызларыбыз “Дуслык” һәм “Ак калфак” оешмалары тарафыннан оештырылган  фәнни-гамәли конференциягә  үз­ләре алдында торган зур бурычлар турында сөйләшү өчен килгәннәр иде. Мәртәбәле кунаклар арасында Самара өлкәсе мөселманнарының региональ  Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да,“Дуслык” оешмасы пре­зиденты, Бөтедөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев та, өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт ида­рәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осиповада, Татарстанның ТНВ каналының “Халкым минем” тапшыруын төшерүче һәм алып баручы Ләйсәнә Садретдиновада бар. Бөтенроссия “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисованың килүен көткән булсак та, бу юлы ул, башка ашыгыч эшләре булу сәбәпле, видеокотлавын гына җибәргән.

Халыклар дуслыгы йорты­ның тамаша залы башларына матур яулыклар бәйләгән, аллы-гөлле калфаклар кигән хатын-кызлар белән тулып барганда, сәхнәдән халык уен кораллары оркестры уйный башлады. Татарча киенгән, кулына дирижер таякчыгы тоткан яшь кызны шунда ук танып алдым. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә укып чыккан Алия Тынчарова бит ул. Кай арада үсеп җиткән дә, күптән түгел генә оешкан “Дуслык” оркестрының дирижеры булып киткән?! Ул гына да түгел, Самара өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре булырга да өлгергән инде. Соңрак билгеле булганча, оркестрдагы яшьләр барысы да музыка училищесында укыйлар икән. Оркестр башкаруында татарның гимнына әверелгән “Туган тел” көенең беренче ноталары яңгырау белән зал дәррәү то­рып басты да кушылып җыр­ларга кереште.

Шундый тантаналы рухта башланып киткән җыелыш алга таба да шулай матур гына дәвам итте. Бүген “Яктылык” мәктәбендә вокал дәрес­ләрен “Ялкынлы яшьлек” ан­самблендә күп еллар музыка җитәкчесе булып эшләгән Әлфия Гыйниятуллина алып бара.  Аның тәрбиясендәге Альбина Әпсәламова, Алинә Саниева һәм Дамир Кашаповлар элек шушы мәктәптә музыка укытучысы булып эшләгән Линар Абсаттаровның “Әниемә”, Сара Садыйкованың “Туган авылым” җырларын җырлап, тантананы тагын да матурлатып җибәрделәр.

Талип хәзрәт Яруллинның гаиләдә ана, хатын-кыз роле әһәмиятенә багышланган вә­газеннән соң сүз Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы пре­зиденты Фәхретдин Канюкаевка бирелде. Ул хатын-кызларны узган 8 Март бәйрәме белән котлап, “Ак калфак”ның иң актив әгъзаларына — Самарадан  Гөлнара Насыйрова, Асия Сәйфетдинова, Галия Әюпова, Айсылу Әб­диева-Курмаеваларга, Иске Җү­рәйдән — Рәфисә Миңне­баевага, Мәчәләйдән — Асия Ис­мәгыйлевага, Галидән — Илһамия Кәримовага, шулай ук Гали, Иске Җүрәй, Мәчәләй һәм Сызран бүлекләренә  конгресс бүләкләрен — Ихтирамнамәләр тапшырды. 

Өлкә хөкүмәте вәкиле Надежда Осипованың котлау сүз­ләре Коръән сүзләре белән башланды: “Оҗмах анала­рыгызның аягы астында”, — диде ул. — Татар хатын кызы өен җылы, уңай итә, иренең таянычы була белә. Киләчәк буыннарга да шушы матур гадәтләрегезне күчерегез”, — дип, Разия апага “Российская история в семейных преданиях” дип исемләнгән китап бүләк итте.

Аннан соң өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Ра­зия Әюпова эшләнгән эшләргә йомгак ясады. “Бүгенге көндә иң мөһиме — өлкәнең бөтен районнарында да “Ак калфак” бүлекчәләрен булдыру, — диде ул. — Бу юнәлештә бик актив эш алып барылуга карамастан, Кече Татарстаныбыз булган Камышлы районында андый оешмалар әлегә юк. Ә менә Похвистнево районының Гали, Мәчәләй, Кошки районының Иске Җүрәй авыллары, Сызран, Самара шәһәрләре хатын-кызлары еш кына бергә җыелышып, төрле темаларга фикер алышалар, мәҗлесләр, аш-су, тегү-чигү буенча мастер-класслар үткәрәләр”.

Дөрестән дә, “Ак калфак” канаты астында бик эшчән һәм булдыклы хатын-кызлар җыелган: Асия Шәймарданова — табибә, Айсылу Әбдиева-Курмаева — җырчы, Гөлфия Кәримова — оста оештыручы һәм шул ук вакытта чигүче дә. Асия Сәйфетдинова һәм Гөлнара Насыйрова — кул эшләренә, Әминә Ибәтуллина, Румия Низамова — аш-суга бик тә хирыслар, Наилә Хөсәенова — дин мәсьәләләре буенча, ә Рәйсә Гыйбадуллина иҗтимагый эшләрдә зур активлык күрсәтәләр. Ә менә Разия ханым Әюпова үзе оештыручы да, чигүче дә, пешекче дә…

Әлбәттә, калфак, алъяпкыч чигү — эшнең башы гына әле. Менә тиздән Сабан туйлары җитә. Милли ярышларда җиңүче егетләргә бүләккә дип сөлгеләр һәм кулъяулыклар чигәргә кирәк булачак, ә кышка таба Оренбург өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы белән элемтәгә кереп, хатын-кызларыбызга  мамык шәлләр бәйләү эшенә алынырга да була. Быелгы Мәүлид бәйрәменә ерак Төмәннән килгән Луиза ханым Ильясова-Сүрмәтова калдырган китаптан һәм дисклардан бәетләр һәм мөнәҗәтләр өйрәнәсе, җырга оста хатын-кызларыбыздан хор оештырып җибәрәсе дә бар бит әле. Гомумән, дөньябызның нәфис яртысы өйдә дә, иҗтимагый оешмаларда да тик утырырга яратмый, сөйләшкән, җырлашкан арада ни дә булса тегеп, чигеп, бәйләп утырырга күнгән. Бу көнне фойеда урнаштырылган күргәзмәдә дә аккалфаклыларның тегү-чигү әйберләрен, аш-суларын, хәтта рәссам Тәслимә Мос­тафинаның рәсемнәрен дә күрергә була иде.

Разия ханым оешманың өч еллык эшенә нәтиҗә ясаганнан соң, аның актив әгъзаларына – Румия Низамова, Рәсимә Алюшева, Асия Шәймарданова, Эльмира Шәвәлиева, Әминә Ибә­туллиналарга “Рәхмәт хат­лары” тапшырды. Ул әле сәхнә­дән төшеп тә бетмәгән иде, Ульянның “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Галия Мәүлетова һәм Гүзәл Гафа­рова Разия Әюпованы үзләренең якташы дип атап, Нико­лаевка районының Чирекле авылы мәктәбе директоры Рамил Ваһапов җибәр­гән Ихтирамнамә белән бү­ләкләделәр, мәктәптә укыган чордагы тарихи фото­сурәтләрне тапшырдылар.  Җые­лышның бу өлеше Мидхәт Әминовның төрле уен коралларында халык көйләрен башкаруы белән тәмамланды.

Өлкә “Ак калфак” оешма­сының башкарма директоры Гөлфия Кәримованың чыгышы да эшлекле һәм эчтәлекле бул­ды. Ул утыздан узган хатын-кызларның җыелышып, сөйләшеп утырулары, кул эшләре белән шөгыльләнүе кирәкле эш булса да, киләчәк – яшьләр кулында, дип белдерде. Шуңа да хатын-кызларның җыелышларын заманча, олыларга гына түгел, яшьләргә дә кызыклы итеп үткәрергә кирәк. “Без — булдырабыз!” шигарен девиз итеп алып, аларда милләтебез белән горурлану хисләре тәрбияләргә, борынгы әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хыянәт итмичә, заманадан да артта калмыйча яшәргә өйрәнергә, телебезнең һәрчак  урынлы булуын күрсәтергә кирәк, дип, мисаллар китереп сөйләде.

Чараны оештыручы һәм алып баручы — “Дуслык” оешмасы президенты киңәшчесе, сәхнә ветераны Идеал Га­ләүтдинов “Идел бит ул киң бит ул” җыры белән бу чыгышка нокта куйды. Шунысы мөһим: аңа кушылып кызы Наилә һәм оныгы  Әдилә дүрт куллап пианинода уйнадылар.

Тегүче Гөлнара Насый­рованың чыгышы татар хатын-кызының өс киеменә багышланган иде, әлбәттә. Гөлнара татар бизәкләре белән чигеп теккән камзолын киеп, шундый ук сумка тотып шәһәр буйлап барганда төрле милләт хатын-кызлары артыннан кызыгып карап калалар. Әлбәттә, бөтен кеше дә аның кебек матур итеп тегә дә, чигә дә белми. Шуңа күрә «Ак калфак»та хатын-кызларыбызны шушы һө­нәр­ләргә өйрәтергә тырышалар да бит инде.

"Ак калфак" оешмасы әгъзаларының бер төркеме Айсылу Әбдиевага кушылып җырлый.

«Ак калфак» оешмасы әгъзаларының бер төркеме Айсылу Әбдиевага кушылып җырлый.

Разия Әюпова (сулдан уңга), Надежда Осипова һәм Талип Яруллин.

Разия Әюпова (сулдан уңга), Надежда Осипова һәм Талип Яруллин.

Менә сәхнәгә башларына матур яулыклар бәйләгән хатын-кызлар чыга башлады. Бу Җәмигъ мәчете йортындагы “Әссәлам” кибете хуҗабикәсе Гөлсылу ханым Вахрамованың яулык бәйләү ысулларын күрсәтүе иде. Кара инде, бернинди прическа ясап торасы да юк бит. Менә шулай матур итеп яулыгыңны бант ясап бәйлисең дә очларын йә аркаңнан, йә җилкә турысыннан төшерәсең. Бу күренеш  Наилә Хөсәенова башкаруындагы “Нигә салдың яулыгыңны, әй кыз бала!” һәм “Татарларым” шигырьләре белән үрелеп барды.

Аш-су осталары Мәүлет һәм Румия Низамовларның кызлары Азалия дә бик үткен бит. Буе әле бик кечкенә булса да, әтисенең талкыш-кәләвә ясавын карап торган да бүген шуны халыкка бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Әйе, Низамовлар гаиләсе Самара татарларының горурлыгы булып тора. Нинди генә милли бәйрәмнәр үткәрелмәсен, үзләре пешергән милли ризык­лары белән шунда ук килеп җитәләр. Аларның талкыш-кәләвәләре, чәкчәкләре, бавырсаклары телеңне йотарлык. Азалия дә үсеп җиткәч, әтисе белән әнисе эзеннән китәр, дигән өмет юк түгел.

“Яктылык” татар мәктәбе укытучылары да “Ак калфак” оешмасы эшләрендә бик актив катнашалар. Кызларны кул эшенә өйрәтүче Асия Сәйфетдинова, татар теле укытучылары Фәния Гыйлаҗева, Алия Әпсәламова, директор урынбасары  Рәсимә Алюшева мәктәптәге тәҗрибәне — оешмага, ә оешмада өйрәнгәннәрен мәктәп балаларына өйрәтеп, буыннар алмашы булдыру эшенә үз өлешләрен кертәләр.

“Ак калфак”ның бүлек җи­тәкчеләре: Гали авылыннан — Илһамия Кәримова, Мәчә­ләйдән — Асия Исмәгыйлева, Иске Җүрәйдән — Рәфисә Миңне­баева, Сызраннан — Гөл­шат Йосыпова да оешмаларында нинди матур эшләр башка­рылуы турында кыскача сөйләп үттеләр.

Өлкә “Ак калфак” оешма­сының мәдәни бүлеге җитәкчесе Айсылу Әбдиева-Курмаева да хатын-кызларыбызның иҗ­ти­магый оешмада күп файдалы эшләр башкарулары, җәмгыятькә файда китереп, ирләре, балалары алдында да абруй казанулары турында әйтеп үтте. Ул катнаш никахлар темасына аерым тукталып, татар егет-кызларын таныштыру чаралары үткәрү кирәклеге турында да сөйләде.

Әйе, балаларны татар итеп үстерү генә аз, аларга үз мил­ләтендәге кеше белән гаилә кору, чын татарча матур итеп никах укыту, туйлар үткәрү, килен белән кайнана арасында ипле мөнәсәбәтләр урнаштыру, бала тугач, йоласына туры китереп исем кушу кебек гореф-гадәтләр — барысы да хатын-кыз эше. Димәк, “Ак калфак” оешмасы алдында зур һәм милләт өчен кирәкле бурычлар тора әле.  Бу турыда хатын-кызлар аш-су осталары Галия Әюпова, Наилә Тимербулатова һәм аның кызы Әлфия әзерләгән чәй өстәле артында да сөйләшүләрен дәвам иттеләр.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Винер НУРМӨХӘМИТОВ фотосурәтләре.

  «Бердәмлек». 


КОНТЕКСТ:

Активисты «Ак калфак» обсудили роль женщин в сохранении духовно-нравственных ценностей

Просмотров: 1411

Комментирование запрещено