Ә ул һаман ялгыз…

i6Язмыш сынау ясарга теләсә, иң яраткан, иң якын кешеңне гүргә кертә икән. Түзсәң, Аллаһыга шөкер итеп, аның рухына дога кылып яшәсәң генә бәла сабырлыгың алдында чигенә. Һәркемнең тормыш юлы катлаулы, ләкин аны кем ничек ерып чыга ала бит…

Төн. Коймага бәрелә-бәрелә җил елый. Әйтерсең лә, ул шушы өйдә сулган чәчәк кебек саргайган хатынның үлем белән тартышып ятканын белә. Менә ул нәрсәдер әйтергә теләгәндәй иреннәрен кыймылдатып алды. Тимер карават тирәли тезелешеп утырган балалары, сөекле ире ничек кенә аңларга теләсәләр дә булдыра алмадылар.

Әниләренең шулай газаплануын күрү балаларга да җиңел түгелдер. Сызланудан, авыртудан аның күз төпләре карайган, күзенә соңгы яшь бертекләре мелдерәп чыккан һәм менә-менә тәгәрәп төшәргә торалар сыман. Хатын кулларын селкетергә тырышып карый — тыңламыйлар.

Балалар моны үзләренчә аңладылар бугай, янына сырышып «Инәкәй, ташлап китмә безне», — дип үзәк өзгеч тавыш белән елаша башладылар. Тик ул моны ишетми дә, курми дә инде хәзер.

Ир, бу сыкрануларны күрмәс өчен, өйдән чыгып йөгерде. Җил инде елап туйган һәм сирәк-мирәк кенә ыңгырашып ала сымак. Күк йөзе дә ачылып киткән һәм күктә җем-җем итеп йолдызлар күз кысыша. Тик туып килүче нечкә ай гына ялгызы боегып тора. Нәкъ менә аның кебек хәзер…

Нишләргә? Ничек яшәргә? Балаларына ана назын кем бирер?

Ул өйгә борылып керүгә күз карашын ятак ягына юнәлтте. Хатынының күзләре мәңгегә ябылган, иреннәре кырыс итеп кысылган, ә йөзенә үлем ачысы чыккан, кайчандыр алсу йөзе саргаеп, мине танымыйсыңмыни, дип аптыраган сыман. «Бәхил бул, җан кисәгем, бердәнберем. Минем җаным гел синең белән булыр», дигәндәй, ир ятак янына тезләнде һәм хатынының салкын кулларын учына алып кысты. Ул аларны кайнар яшьләре белән җылытырга теләгәндәй күкрәгенә кысып елады. Бер мизгелгә хатыны күзен ачып: «Син кал инде, мин китәм», — дип эндәшкән сыман тоелды аңа.

Һәм ул калды. Язмыш аны тагын ничек сынар икән инде? Ир хатынын күмеп кайтканнан соң, озак миңгерәп йөреде. Туганнары аңа яхшы хатын табып өйләндереп тә карадылар, барып чыкмады. Һаман үзенекен сагынды, яратты, юксынды. Шуңа күрәдер ул ялгызлыкны сайлады. Берүзе калганда ул бәхетле елларын искә төшереп утырырга ярата иде. Шул мизгелләрдә хатыны да аның янында сыман тоелды.

Шулай балалар үсеп җиттеләр, үз тормышлары белән яши башладылар. Кайчан карама, әтиләренең хәлен белергә килгәннәр, йортында, өендә нәрсәдер эшләп йөриләр. Ә ул барыбер ялгыз, сөйгән яры гел күңелендә булса да, утырып сөйләшергә, кулыннан тотып юатырга кешесе юк аның.

Мондый кайгы күп кешенең башыннан уза. Якыннарыбызны җәлләп, бер-беребезне саклап, авыр сүз әйтмичә, кыерсытмыйча яшәсәк иде. Гомер бер мизгел булып үтә дә китә, сизми дә каласың. Дөнья бит ул алдавыч, без дөньяга сынау өчен туганбыз. Ә имтиханнарны Ходай каршында бирербез.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1178

Комментирование запрещено