12 мартта “Чайка” чаңгы базасында Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары, укытучылары һәм ата-аналар өчен бишенче мәртәбә “Сәламәтлек көне” уздырылды.
Быел да бу чараның спонсоры өлкә милли-мәдәни автономия әгъзасы, шәһәребезнең Промышленность районы администрациясе җитәкчесе Минәхмәт Хәлиуллов булды.
Мөхтәрәм кунаклар — региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, мәктәпнең беренче директоры Хәридә ханым Дашкина, “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин һәм биш баласының өчесе белән “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бюро әгъзасы Фәхретдин Канюкаев та килгәннәр иде. Чараны ачып, Талип хәзрәт Яруллин һәм Минәхмәт Хәлиуллов “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” дигән әйтемне дин күзлегеннән дә, җәмгыять күзлегеннән дә бик файдалы дип таптылар һәм күңелле уеннарга старт бирделәр.
Сәламәтлек көне — ул саф һавада йөрү, күңелеңә якын кешеләр белән аралашу, бергәләшеп күңел ачу, таманча гына физик күнегүләр ясаудыр. Бу көнне нәкъ шулай булды да. Кечкенәрәк балалар төрле уеннар уйнадылар, олыраклар гер дә күтәрделәр, төркемнәргә бүленеп, аркан да тартыштылар. 7нче сыйныф укучылары Диңгезбай Аматов һәм Салават Хәлимуллиннарның музыка аппаратурасыннан көне буе татар көйләре яңгырап торды, ә башлангыч сыйныф укучылары һәм “Сәләт” сәлкешләре ярыша-ярыша биеделәр, аларга олылар да кушылып, күмәк бию оештырып җибәрделәр.
Бу вакытта күпләр таудан чана шудылар, көн матурлыгына сокланып, урманда чаңгыда йөрделәр. Яктылыклылар алып чыкмаса, әле кайчан шулай чаңгы шуып йөргән булыр идек? Ә уйлап карасаң: нәрсә комачаулый? “Чайка”да моның өчен бөтен уңайлыклар да бар — прокатка чаңгы да алырга була, артык әйбереңне куярга урыны да, ашап алырга теләсәң, ашханәсе дә бар…
Ә уйнап-биеп арыган яктылыклылар бу көнне хәләл иттән пешерелгән тәмле пылау ашадылар. Салкын һавага искиткеч хуш ис тараткан казаннар тирәсендә мөфти дә, укытучылар да, укучы балалар да бертигез иде.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1414
малай в красном комбезе- конкретно зажигает , молодец!!!!!!
Афарин !!!!!!!!!!