Сара Садыйковага багышланган фестиваль-конкурс

Сара апа САДЫЙКОВАның 1982 елда төшерелгән фотосурәте.

Сара апа САДЫЙКОВАның 1982 елда төшерелгән фотосурәте.

2017 елның 27 октябрендә Казанда тугызынчы мәртәбә күренекле татар композиторы һәм җырчысы Сара Садыйковага багышланган фестиваль-конкурс уздырыла. Бу юлы ул “Татар халкының сөекле композиторының тууына 111 ел” дигән девиз астында үтәчәк.

Фестиваль-конкурс ике елга бер тапкыр яшьләре буенча өч төркемгә — 7 яшьтән 10 яшькә, 11дән — 14кә һәм 15тән 17 яшькә кадәр бүленеп үткәрелә.

Жюри тарафыннан солистлар (вокал, инструменталь башкаручылар), вокал ансамбльләр (дуэт, трио һәм башкалар), камер-инструменталь соло, ансамбльләр номинацияләрендә иң яхшы чыгышлар билгеләнәчәк.

Фестивальдә тере тавыш белән генә җырлау каралган. Фонограмма куллану тыела.

Конкурста катнашырга теләүчеләр 20 октябрьгә кадәр оештыру комитеты исеменә: 420012 г.Казань, ул.Чкалова, д.8 адресы буенча (тел./факс 8(843) 554-40-01яисә электрон почтага              gimn-4-kir@yandex.ru анкета-заявка җибәрергә тиешләр.

Анкета-заявкада түбәндәгеләр күрсәтелергә тиеш:

а) хронометраж белән башкарылачак программа (Сара Садыйкованың бер әсәре яисә аның җырлары инструменталь башкаруда);

б) мәктәпнең исеме, саны, кайда, нинди адрес буенча урнашуы, башкаручының, җитәкченең, концертмейстерның фамилиясе, исеме, атасының исеме;

в) яше, ансамбльнең составы, катнашучыларның саны;

г) аерым чыгыш ясаучыга — фотографиясен, коллективларга барлык катнашучыларының да фотографияләрен җибәрү таләп ителә;

д) адресыгыз һәм контакт өчен телефоныгыз.

Фестиваль-конкурста катнашучы укучы балаларны өлкәннәр (концертмейстер) озатып йөрергә тиеш.

Оештыру комитеты катнашучыларны репетиция биналары һәм конкурс барышында яшәү урыннары белән тәэмин итүне үз өстенә ала.

Сезне фестиваль-конкурста көтеп калабыз.

Оештыру комитеты.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1106

Комментирование запрещено