Сатучыга ял да, бәйрәм дә юк

Айсылу Хөснуллина.

Айсылу Хөснуллина.

19 март – Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Хезмәткәрләре сатып алучыны ачык йөз, ягымлы сүз белән каршы алган кибеткә барасы гына килеп тора. Самараның XXII Партсъезд урамы һәм Карл Маркс проспекты кисешкән урында урнашкан азык-төлек кибетләренең берсендә эшләүче Айсылу Хөснуллинадан сатып алучылар һәрвакыт шулай  канәгать булып китәләр.

- Биредә дүрт айга якын гына эшләсәм дә, кибетебезгә даими йөрүче кешеләрнең ихтыяҗын белеп өлгердем, кем­гә нәрсә тәкъдим итәргә кирәген дә беләм инде. Ки­бетебездә ассортимент зур: көндәлек товарлары белән  дә, ит, балык деликатеслары һәм кондитер әйберләре белән дә сату итәбез, — дип сөйли ул.

Сатып алучылар арасында татарлар да байтак икән. Алар белән Айсылу ханым саф татар телендә сөйләшә. “Мил­ләттәшләремне күрсәм, туганнарым белән очрашкан кебек булам, алар да мине үз итеп өлгерделәр инде, ишектән үк: “Исәнме, сеңелем (апа)”, — дип сәламлиләр. “Ипи генә кирәк иде, чиратсыз җибәрегез әле”, “Апа, акча алырга онытканмын икән, иртәгә кертермен, сөт бирегез инде”, — диючеләргә дә каршы килмим”, — дип елмая сатучы. 

Азык-төлек кибетендә халык агымы зур, әле көн саен машиналарда китерелгән товарларны да кабул итеп, урнаштырасы бар. 12 сәгать аяк өстендә үтә, утырып ял итәм димә.

Хәер, сәүдә хезмәтендә яшьли хезмәт итә башлаган Айсылу ханым моңа күнеккән инде. Похвистнево районының Гали авылында туып үскән кыз, мәктәпне тәмамлауга Самараның сәүдә техникумына укырга кергән, ә ике елдан инде кулына диплом алып, район сәүдә базасында эшли башлаган. Соңрак, Богырысланда яшәүче Мансурга кияүгә чыгып, анда күченгәч тә, яраткан хезмәтен ташламый ул, эре сәүдәгәрләрне товар белән тәэмин итү базасында да, шәхси кибеттә дә, Богырыслан райпосында да эшләргә туры килә аңа. 25 елга якын хезмәт юлында сатучыдан алып кибет директоры вазифасына кадәр үскән Айсылу ханым:

- Бүген халыкның кибет­ләрдә җаны теләгәнен сатып ала алуына чын күңелдән куанам, һәр кибеттә диярлек төрле товарларга ташламалар да ясап торалар. Халык хәзер он-шикәрне дә капчыклап ала. Ә 90нчы еллар исегездәме? Гади эшчеләргә, бюджетта эшләүчеләргә хезмәт хакын тоткарлыйлар, күбесенең ипи алырлык акчалары да юк иде бит,  — дип сөйли.

Кризис, ел башында әби-ба­байларның пенсияләре киселүе үзе эшләгән кибетнең табышына йогынты ясавы турында да әйтеп узды милләттәшебез. Айсылу ханым сүзләренә караганда, халык, аеруча пенсионерлар, хәзер күбрәк шундый ташламалар ясаган зур кибетләргә йөрүне хуп күрәләр. Элегрәк  сатып алучылар азык-төлек ки­бетендә ризыкны барыннан да бигрәк тәменә, сыйфатына карап сайласа, бүген иң беренче булып аның бәясенә игътибар итәләр. Товарның  күпме торганын ачыклаганнан соң гына, кулланырга яраклылык вакыты һәм аның тәме турында сораша башлыйлар.

Бүген сатучыларга да таләп шактый. Зур супермаркетларда сөт, ит һәм башка продукцияләр сатылган һәр бүлектә аерым консультантлар булса, кечкенә кибетләрдә сатучы бөтен продукция белән таныш булып, сатып алучыларга аларны сайлап алырга ярдәм итәргә тиеш. Халыкның да төрлесе була, барысына да ярарга, дорфа сөйләшкәннәргә дә ягымлы итеп җавап бирә белергә кирәк. Чаялык, җитезлек, сабырлык та кибетчегә хас тиеш сыйфатлар.

Айсылу Габделфарт кызы бер атна Самарада эшли, бер атна Борысланга гаиләсе янына кайтып тора.

- Анда хезмәт хакы аз, аена уртача 18-19 мең сум гына, ә менә Самарада күбрәк түлиләр. Ике кызыбыз — Алия белән Алисә дә гаиләләре белән монда яшиләр, аларга да ярдәм итәсе килә, тора-бара үзебез дә алар янына күченербез дип торабыз”, — дип сөйли ул.

Богырысланда аларның 100 квадрат метр мәйданлы өйләре, үз хуҗалыклары бар икән.

- Ирем — Төзү институтын тә­мамлаган кеше, өебезне дә үзе төзеде. Тик, кызганыч ки, түбә ябучы булып, калымда йөргәндә, түбә башыннан егылып төшеп, им­гәнде, авыр операция кичерде. Бүген, Аллаһыга шөкер, үз аягында йөри инде. Мин Самарада эшләгәндә аның һәм кече кызыбыз Яния турында җиңгәләрем Динә Хәсәншина һәм Роза Хәлимова кайгыртып торалар, иремнең Хабаровскида яшәүче апасы Фиалка Павлишинаның да һәрвакыт ярдәмен тоеп яшибез, аларның барысына да рәхмәтле мин, — ди Айсылу ханым.

Үзенең ике апасы, абыйсы белән дә яхшы аралашалар, чиратлашып Гали авылына кайтып, әниләре Разия апаның хәлен белеп торалар, моннан биш ел элек бакыйлыкка күчкән әтиләре Габдефарт абзыйның зиратына да барып, аны еш чистарталар. “Гаиләм, туганнарым — минем терәгем. Мансур белән беркайчан да: “Бу синең туган, бу – минеке”, — дип бүлешеп яшәмәдек, балаларыбызны да шуңа өйрәттек. Бүген аларның матур гаилә тормышларын күреп, әтиләре белән сөенеп туя алмыйбыз. Ике оныгыбызга гореф-гадәтләребезне, милли йолаларны өйрәтеп үстергән өчен дә аларга рәхмәтле без.

Яниябез дә саф татар те­­лендә сөйләшә, Богы­рыс­­ланның Габдулла Тукай исемендәге Мәдәният йорты каршында эшләп килгән театр түгәрәгенә бик теләп йөри. Үскәч нинди һөнәр сайлавы турында сөйләргә әлегә иртәрәк, бәлки артист булыр, кем белгән бит?” — дип гаилә серләре белән дә уртаклашты Айсылу ханым.

Ә “Һөнәри бәйрәмегезне ничек каршыларга җыенасыз?” — дигән сорауга: “Сатучыга нинди  бәйрәм булсын инде? — дип милләттәшебез кулын гына селтәде. — Безнең бит полиция хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм күрсәтү табибларыныкы кебек, ял һәм бәйрәм вакытларында эшебезнең иң кызу вакыты”.

Сәүдә хез­мәткәрләренең һө­нәре бер караганда гына җиңел төсле тоела шул, чынбарлыкта алар үзләренең бәйрәмнәрен дә безгә хезмәт күрсәтеп үткә­рәләр. Шулай да Айсылу Габделфарт кызы: “Үземә башка һөнәр теләмәс идем, хез­мә­темнән, сатып алучылар белән аралашудан тәм табып яшим”, — ди.

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1237

Один комментарий