Тәүге шигыре

СалаватМәктәп укучылары арасында талантлы һәм шигъри җанлы укучылар бик күп. Алар һәрдаим безне үзләренең уңышлары белән шатландырып торалар. Төрле чараларда, конкурсларда катнашып призлы урыннар яулыйлар. Шундый укучыларның берсе — Салават Хәйретдинов. Хәзерге вакытта Салават Камышлы мәктәбенең 3 сыйныфында бик яхшы билгеләргә генә укый. Салаватның тәүге шигырен тәкъдим итәбез.

Яз башы

Март башы.
Тышта буран котыра.
Мин тәрәзәдән карап,
Җылы өйдә утырам.

Тәрәзә аркылы
Җил белән сөйләшәм,
Мин аңа эндәшәм,
Ул миңа сызгыра.

«Тукта, буран, үкермә!
Язга урын бир!
Язны сагынып көтә
Безнең туган жир!»

Г.С.ГАРИПОВА, башлангыч сыйныфлар укытучысы.

“Камышлы хәбәрләре”.

Просмотров: 1263

Комментирование запрещено